Дүртөйле шәһәрендә “Туган тел-2019” татар җырын башкаручыларның XIII Республика бәйгесе үтте
Анда Башкортстанның бихисап районнарыннан һәм шәһәрләреннән, шулай ук Казан шәһәреннән өч дистәдән артык яшь башкаручы катнашты. Җыр бәйгесе ике номинациядә — үзешчән һәм профессионал вокалчылар арасында узды. Чара ике көн дәвам итте һәм зур Гала-концерт белән тәмамланды. Анда бәйге җиңүчеләре һәм төрле номинацияләрдә бүләкләргә лаек булган җырчылар чыгыш ясады.
Кунакчыл Дүртөйле җирендә әлеге күркәм бәйге инде унынчы ел үткәрелә. Быел ул бөек шагыйрь һәм язучы Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланды. Бәйгечеләрнең күпчелеге зур теләк белән аның шигырьләренә язылган җырларны башкарды.
Конкурсның сайлап алу турын район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов һәм Республика халык иҗаты үзәге генеральный директорының иҗади эшчәнлек буенча урынбасары Нәфисә Тулыбаева ачты. “Туган тел” конкурсы авторы Алик Локманов та артистларга уңышлар теләде.
Жюрины Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры, Башкортстанның һәм Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Идрис Газиев җитәкләде. Жюрида Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, җырчы, композитор, Татарстанның атказанган артисты Айрат Халиков, Республика халык иҗаты үзәгенең вокал-хор жанры буенча әйдәүче белгече Наталья Кондакова, бәйгегә нигез салучы композитор Алик Локманов эшләде.
Ә Гала-концертта яшь башкаручыларны һәм тамашачыларны республика мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев, Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе Заһир Хәкимов, шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова кайнар сәламләде. Алар “Туган тел”нең Дүртөйле районының брендына әверелүен билгеләде. Ранис Рәис улы тырышлык һәм җаваплылык таләп иткән бу зур, чагу чараны югары дәрәҗәдә оештырган өчен район хакимиятенә һәм жюри әгъзаларына рәхмәтен җиткерде.
Бәйге барышын дикъкать белән караучылар шуны билгели алды: яшь башкаручыларның сәхнә киемнәре кебек үк, репертуарлары да бик күркәм иде. Яшьләрнең “Гөлҗамал”, “Рамай”, “Хуш, авылым”, “Олы юлның тузаны”, “Идел суы ага торыр”, “Сарман”, “Әллүки”, “Казан сөлгесе” кебек татар җыр сәнгатенең чын энҗе-мәрҗәннәре булган, үзләрендә милләтебезнең борынгы көнкүреш эпизодларын, матур йолаларын чагылдырган, тирән моң-сагышы белән сугарылган әсәрләрне башкаруы таләпчән тамашачының да, һәр чыгышны энә күзеннән үткәрүче абруйлы хөкемдарларның да күңеленә хуш килде. “Мостай Кәрим шигыренә язылган җыр башкарган өчен” дигән махсус номинациядә Борай районыннан Илгизә Насыйбуллина җиңеп чыкты. “Өмет” номинациясендә бүләк Бүздәк районыннан 17 яшьлек Айнур Исламовка бирелде. Бөрҗән районыннан килгән Айрат Баязитов “Ерактагы якын тавыш” номинациясендә билгеләнде. Дүртөйле районы Әсән авылы егете Илмир Шәйхлисламов “Тамашачы мәхәббәте” номинациясенә лаек булды.
“Үзешчән башкаручылар” номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат дипломы Мәчетле районыннан Наилә Сәлимовага тапшырылды. Профессионал башкаручылар арасында беренче урында — республика башкаласыннан Эльвира Исхакова. Профессионал башкаручылардан II дәрәҗә диплом Түбән Варта шәһәреннән Аида Ибраковада. Үзешчәннәрдән икенче урында — Дүртөйле районының Чишмә авылы кызы Гөлназ Кашапова. Өченче дәрәҗә диплом профессионаллардан Уфа егете Эльмир Әбүбакировта булса, үзешчәннәрдән әлеге баскычка Нуриман районы вәкиле Рушан Камалетдинов күтәрелде.
“Туган тел-2019”ның Гран-приена Чакмагыш районы егете Линар Шәймөхәммәтов лаек булды.
— Мин Октябрьский шәһәрендәге музыка колледжының 4нче курсында белем алам, — дип уртаклашты ул. — Әти-әнием дә җыр-моңга гашыйк кешеләр, шуңа кечкенәдән авыл сәхнәсендә җырлап үстем. “Туган тел” бәйгесендә өченче тапкыр катнашам. 2017 елда беренче дәрәҗә дипломга ия булган идем. Быел Гран-при алуга ирештем. Бу минем өчен зур мәртәбә!
Гала-концертта жюри әгъзалары Идрис Газиев һәм Айрат Халиков, Дүртөйленең “Сөмбел” халык биюләре ансамбле һәм “Хәзинә” халык тальянчылары ансамбльләре чыгыш ясады.
Ике көн буена дәвам иткән иҗади чара зур, чагу бәйрәмгә әверелде, сәнгатькә гашыйк җаннар кинәнеп моң дәрьясында йөзде, республикабыз җыр дөньясында яңа йолдызлар кабыну мизгеленә шаһит булды.
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.