Уфада «Ике аккош» республика конкурс-фестивале җиңүчеләренең гала-концерты узачак.
Традицион музыкаль проект Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фәридә Кудашева һәм БАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты Бәхти Гайсин иҗатына багышланган.
«Ике аккош»та җиңүчеләрнең чыгышы Уфада 4 декабрьдә Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә узачак. Сәхнәдә яшь артистлар белән бергә башкорт һәм татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак.
Концерт 19.00 сәгатьтә башлана, 18.00 сәгатьтән күргәзмәләр эшләячәк һәм музыкаль интерактив үткәреләчәк. Керү ирекле.
Чара Башкортстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы, “Башкортстан халыклары ассамблеясе”, Башкортстан халыклары дуслыгы йорты, Авыргазы һәм Чишмә районнары хакимиятләре ярдәме белән оештырыла.