Бүген “Башинформ” мәгълүмат агентлыгының конференц-холлында “Китап бастыруны үстерүнең заманча тенденцияләре” дигән фәнни-гамәли конференция узды.
Бу чара “Китап” нәшриятының 100 һәм Язучылар берлегенең 85 еллыкларына багышланган чаралар кысасында үткәрелде.
Анда Башкортстан Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов, Русия китап бастыручылар ассоциациясе президенты Константин Чеченев, ассоциация вице-президенты Олег Филимонов, “Китап нәшрияты” директоры Анзор Матаев (Грозный шәһәре), "Татар китап нәшрияты" генеральный директоры Илдар Сәгъдәтшин, "Удмуртия" китап нәшрияты директоры Юрий Кузнецов, язучылар, шагыйрьләр, журналистлар, чакырылган кунаклар катнашты.
Фәнни-гамәли конференциянең икенче өлешендә "Китап" нәшриятының “Башдик” (электрон уку басмасы), "Хитрая лиса" (мультимедияле басма) китаплары, дәреслекләрнең электрон төрләре тәкъдим ителде.