+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
3 декабрь 2019, 17:05

Яңа гасырда да алгы сызыкта

Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятына 100 ел

Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятына 100 ел

1919 елның 16 октябрендә Башревком президиумы, ягъни Башкортстанның иң югары хакимияте “Центропечать” дигән мөстәкыйль орган оештырырга, барлык нарко­матларның нәшрият эшләрен аңа тапшырырга, дигән карар кабул итә. Карарның үтәлешенә җаваплы итеп “Башкортстан хәбәрләре” мөхәр­ририяте секретаре, журналист Исхак Рәхмәтуллин билгеләнә.Башкортстанда 1919 ел ахырында һәм 1920 елның беренче яртысында яшь республиканың наркоматлары, дәүләт учреждениеләре турында положение эшләнеп раслана. “Центропечать” 20 мартта “Дәүләт нәшрияты” дип үзгәртелә. Кыска гына вакытта аның мөдирләре булып Исхак Рәхмәтуллин, Даут Юлтый, Фәйзи Жданов эшләп ала.
1919-20 елларда гомум тиражы 163 мең данә булган 92 исемдә китап бастырыла. Нигездә, болар — партия, иҗтимагый-сәяси әдәбият һәм һәртөрле уку әсбаплары.
1922 елның 23 октябрендә “Дәүләт нәшрияты” (Стәрлетамак) белән Русия “Госиздат”ының Уфа губерна бүлекчәсен кушу, башка учреж­дениеләр катнашлыгында “Башкнига” оешмасы булдырыла. Республика башкаласы Стәрлетамактан Уфага күчерелгәч, китаплар бастыруның полиграфия базасы да яхшыра. Шул ук 1922 елда Уфада, Стәрлетамакта һәм Табын поселогында бер гасырдан артык эшләп килгән типографияләр мөлкәтен берләштерү юлы белән “Октябрьский натиск” типографиясе оештырыла. Бу шактый куәтле предприятие 1963 елда “Уфа полиграфия комбинаты” дип үзгәртелә. Һәм дистәләрчә еллар дәвамында китап нәшриятының төп партнеры булып кала.
Шулай итеп, 1922 елның көзеннән Башкортстанда китап нәшер ителү аның яңа башкаласында туплана. Киләсе 1923 елда республикада гомум тиражы 28700 данә булган 265 китап продукциясе чыгарыла. Аның яртысыннан күбрәген рәсми һәм белешмә әдәбият тәшкил итә: отчетлар, боерыклар һәм карарлар җыентыклары, уставлар, инструк­цияләр һәм башкалар. Икенче урында гыйльми-популяр әдәбият, өченчедә — агитация материаллары, дүртенчедә — дәреслекләр.
Башка нәшриятлардан аермалы буларак, “Башкнига” оештырылуның тәүге көннәреннән үк киңкатлам укучыларга тәгаенләнгән китап продукциясе чыгаруга юнәлеш тота. Аның тирәсенә Башкортстанның иң яхшы әдәби көчләре туплана. Мәҗит Гафури, Даут Юлтый, Афзал Таһиров, Имай Насыйри, Төхвәт Янәби, Габдулла Амантай, Сәйфи Кудаш, Гариф Гомәр һәм башкалар, җимешле иҗат итеп, үзләренең китапларын чыгаралар.
“Башкнига” республиканың төрле милләт халыкларының мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүне максат итеп куя. Мәсәлән, 1922-26 елларда башкортча — 190, татарча – 32, урысча 10 китап чыгара. Атап әйткәндә, татар укучылары Мәҗит Гафуринең “Ачлык тырнагында”, Афзал Таһировның “Ач һәм ялангачлар”, “Уеннан уймак”, Гайнан Хәйринең “Онытылган әкият”, Сәгыйть Агишның “Безнең көлү”, Гариф Гомәрнең “Көлкеле хикәяләр” һәм башка китап­ларын үз телендә уку куанычын кичерә. Бу елларда дөнья әдә­биятының иң яхшы үрнәкләреннән булган әсәрләр — М. Горькийның “Кеше”, Дж.Байронның “Шильон тоткыны”, Р. Тагорның “Хикәяләр” китап­лары башкортчага тәрҗемә итеп бастырыла.
Башкортстан Совнаркомының 1928 елның 28 ноябрь карары белән “Башкнига” оешмасы “Башгиз” дәүләт нәшрияты итеп үзгәртеп корыла. Шул вакыттан алып республикада китап нәшер итү һәм аны сату дәүләт тәэминатына күчерелә. “Башгиз” Казанда һәм Мәскәүдә дә китаплар чыгаруга заказлар урнаштыра — СССР халыклары үзәк нәшрияты (Центриздат) канаты астында бу шәһәрләрдә башкорт секциясе оештырыла һәм аларда Башкортстаннан чакырып китерелгән танылган журналистлар, милли әдәбият һәм мәдәният буенча белгечләр эшли.
1926 елдан республикабыздагы нәшрият эшчәнлегенә латин алфавиты кертелә, 30нчы елларда, төгәл бер дистә ел, башкортча һәм татарча китаплар шушы алфавит белән басыла.
1933 елда Башкортстанда ике яңа нәшрият барлыкка килә. “Башпартиздат” дигәне марксизм-ленинизм классиклары, беренче чиратта, В. И. Ленин хезмәтләрен башкорт телендә нәшер итүне киңәйтү максатында оештырыла. “Юнгиз” нәшрияты балалар һәм үсмерләр өчен нәфис әдәбият бастыруны яхшыртуны күздә тота. Болар икесе дә озак эшләми, “Башгиз”га кушыла.
30нчы еллар уртасында “Башгиз”, “Башкнига” кебек үк, китаплар нәшер итүдән тыш, аларны сату белән дә актив шөгыльләнә. Тора-бара бу ике эшне бергә башкару авырга төшә. Шуңа күрә Башкортстан Үзәк Башкарма Комитеты һәм Халык Комиссарлары Советының 1936 елның 25 апреле карары белән “Башгиз” ике мөстәкыйль оешмага — БАССР Совнаркомы каршындагы Башкортстан китап нәшриятына (Башкнигоиздат) һәм республика Халык мәгарифе карамагындагы Башкниготоргка бүленә.
1938 елның февралендә республикада китап нәшер итү торышы партия өлкә комитеты бюросы утырышында тикшерелә. Китап нәшрия­тының кадрларга кытлыгы аркасында килеп туган авырлыкларны җиңеп чыгу максатында марксизм-ленинизм классиклары хезмәтләрен башкортчага тәрҗемә итеп бастыру редакциясе бу нәшриятта оештырыла һәм ул үткән гасырның 80нче елларына кадәр эшләп килә.
Фашистлар Германиясенең СССР­га искәрмәстән басып керүе барлык предприятиеләр һәм учреждениеләр, шул исәптән Башкортстан китап нәшрияты эшчәнлеген сугыш чоры законнарына буйсындыруны таләп итә. Биредә 1942 елда “Фронт һәм тыл” сериясендә генә дә гомум тиражы 165 мең булган 39 исемдә нәфис әдәбият китаплары басыла. Алар арасында — М. Буран­гуловның “Ватан сугышы”, М. Гафу­ринең “Мин — Ватанчы”, К. Даянның “Туган ил”, С. Кулибайның “Бөек дус турында” һәм “Йолдыз”, С. Кудашның “Дон далаларында”, К. Мәргәннең “Безнең поход”, Р. Нигъмәтинең “Үтер, улым, фашистны!”, “Мәхәббәт һәм нәфрәт”, М. Таҗиның “Ачу һәм үч...”
Күп хезмәткәрләр фронтка китү сәбәпле, штат кыскартылуга карамастан, елына 150дән артык китап чыгару нәшриятта калган мөхәррирләр һәм корректорларның фидакарьлеге нәтиҗәсе. Өстәвенә бит әле, нәшрият һәм типография сугыш вакытында үзенең яхшы җиһазлан­дырылган биналарыннан да мәхрүм кала. Шундый авырлыкларга бирешмичә, нәшрият коллективы көйле эшли.
Сугыштан соңгы бишьеллык (исәп буенча — дүртенчесе) республикабызда китаплар чыгару тармагын ныгыту һәм үстерү, Башкортстан китап нәшрияты басмаларының идея-тематик юнәлешлелеген киңәйтү чоры була. Ул елларда сугыш аркасында хәлсезләнгән халык хуҗалыгын тизләтелгән темплар белән үстерүгә чакырган дистәләрчә китап һәм брошюра нәшер ителә. “Башкортстанның данлы уллары”, “Алтын йолдыз” серияләре башлап җибәрелә һәм актив алып барыла.
Башкортстан китап нәшриятының сугыштан соңгы чордагы гомум продукция күләмендә нәфис һәм балалар әдәбияты шактый урын алып тора. М. Кәрим, Н. Нәҗми, Г. Рамазанов, Х. Гыйләҗев, И. Абдуллин, Ә. Бикчәнтәев, Х. Кәрим, М. Гали, Г. Ибраһимов кебек язучылар яңа китаплары белән үзләрен тыныч иҗади хезмәттә яңа үрләр яуларга әзер өлгергән әдипләр итеп күрсәтәләр.
Илленче елларда башкорт әдәбиятына Фәрит Исәнгулов, Ногман Мусин, Әсгать Мирзаһитов, Әнгам Атнабаев, Рәми Гарипов, Рафаэль Сафин, Марат Кәримов, Абдулхак Игебаев, Рәис Низамов, Рәис Габдрахманов, Кәтибә Кинҗәбулатова, Габдулла Байбурин кебек яңа көчләр килә, нәшрият аларның китапларын бер-бер артлы бастыра тора.
БАССР Мәдәният министрлыгы карамагындагы бу нәшрият 1963 елда республиканың Нәшриятлар, полиграфия һәм китап сәүдәсе буенча идарә карамагына күчерелә. Басма продукция чыгару буенча нәшриятның даими партнеры “Октябрьский натиск” типографиясе шул ук елда Уфа полиграфкомбинаты дип үзгәртелә.


2007 елдан Зәйнәп Биишева исемен йөртүче Башкортстан “Китап” нәшрияты ел саен республикабызның китапханәләр фондын түләүсез тулыландыра, мәгариф учреждение­ләрен уку-укыту һәм методик әдәбият белән тәэмин итә.
Нәшриятта Башкортстанның визит карточкасы булып торган басмалар дөнья күрә. Алар, гадәттә, башкорт, урыс һәм инглиз телләрендә чыгарыла, затлы һәм кыйммәтле бүләк бөтен дөньяга тарала. Шулай ук “Әдәби мирастан”, Сәнгать әһелләре”, “Хезмәттәшлек киштәсе”, “Баш­кортстанның халык язучысы (шагыйре)”, “Башкорт прозасы китапханәсе”, “Мәктәп китапханәсе”, “Данлы кешеләр тормышы”, “Яшьләр тавышы”, “Акмулла эзләре буйлап”, “Салават варислары” кебек сериягә караган китаплар чыгару оештырылган. Нәшрият яңалыкларының берсе — “Халык китабы” сериясендә басмалар чы­гаруның максаты — халыкка югары художестволы, укымлы, тәрбияви китапларны җиткерү. М. Кәримнең “Озын-озак балачак”, З. Биишеваның “Олы Иек буенда” — шуларның тәүгеләре.
2007 елның җәендә Уфабызда шатлыклы вакыйга булды: Октябрь проспекты башында нәшриятның “Башкорт китабы йорты” дигән китап кибете ачылды. Хәзер монда уфалылар гына түгел, башка шәһәр-районнарда яшәүчеләр, башкала кунаклары да зур теләк белән йөри, үзләренә ошаган китапларны сатып ала.
Китап — күмәк хезмәт җимеше. Китапка әйләнгәнче кулъязма катлаулы юл үтә. Анда авторның гына түгел, шулай ук нәширләрнең дә фидакарь хезмәте салына, күз нурлары түгелә, зиһен көче сарыф ителә. Нәшриятның һәр буыны китап эше осталарын — әдәби, техник мөхәррирләрне, башка белгечләрне бирә. Бәлки, шуңадыр, нәшрият тарихының барлык чорлары кадрлары белән данлы. Яңа гасырның тәүге дистә елында нәшриятта төп көчне нәкъ шундый белгечләр — кискен үзгәрүчән шартларда сыналган, вазыйфасын көн үтсенгә түгел, эше эш булсынга башкарган, китап эшенә тугры калган нәширләр тәшкил итте. Шулардан 2011 елда үзем белән бергә лаеклы ялга күчкән, озайлы фидакарь хезмәте өчен Русиянең һәм Башкортстанның мактаулы исем­нәренә, зур бүләкләргә лаек булган баш мөхәррир Галия Галимова, дәреслекләр редакциясе мөдире Сәйдә Рәхимова, дәреслекләр редакциясе мөдире Гөлчирә Хуҗаәхмәтова, аерым төр басмалар мөхәррире Людмила Хәерова, техник мөхәррирләр бүлеге җитәкчесе Зәйтүнә Чыңгызова, аның урынбасары Надия Пятаева, рәссам Фазлетдин Ислаховларның мәртәбәле исемнәре барлык китап сөючеләргә бердәй кадерледер.
Шул чордагы байтак үзгәрешләр: “Китап”ка Башкортстанның халык язучысы Зәйнәп Биишева исеме бирелү, Уфада китап кибете ачылу, республиканың башка шәһәр-районнарында китап сәүдәсе яхшыру коллективны 2005-11 елларда җитәк­ләгән Зөфәр Тимербулатов исеме белән бәйле. “Китап”ның 90 еллык юбилее алдыннан нәшриятның тарихын байкаган, аның энциклопедиясе дип нарыкланган “Китап: рухият шәҗәрәсе” басмасы белән үз эшенә гашыйк, маһир хезмәттәшләремә багышланган “Нәширләр” җыентыгым дөнья күрде.
“Китап” — рәсми теркәлүе буенча илдә иң өлкән нәшрият санала, милли нәшриятлар арасында иң алдынгылар сафында. Монда нәшер ителгән бас­малар республикабызның күп­милләтле халкының ихтыяҗын тулырак канәгатьләндерергә, әдәбиятны югары зәвыклы рухи хәзинә белән баетырга, шул ук вакытта нәширчелек эшендә дәүләт сәясәтен үткәрергә һәм сакларга тырыша. “Китап” — катлаулы механизмлы, басмалар чыгаруның бөтен эш барышын тулысынча үз иңенә салган оешма. 2016 елда ул, Уфа полиграфкомбинаты белән кушылгач, тагын да тармакланды, киңәйде.
Әзер китапларны укучыларга җиткерүдә маркетинг бүлеге хезмәткәрләре тырышлык сала. Бүлек җитәкчесе Гүзәлия Мөхтәруллина “Башкорт китабы йорты”нда — төп кибеттә төрле әдәби очрашулар, “Автограф көне” үткәрүне дә, мондагы киштәләрнең яңа басмалар белән тулылануын да даими кайгырта. Бас­маларыбыз республиканың Хөкүмәт йортындагы киоскларында да сатыла, төрле төбәкләргә алып барып, күчмә күргәзмә-ярминкәләргә дә тәкъдим ителә. Нәшриятның күмәртәләп сату базасы “Планета”, “Белая река” һәм башка кибет челтәрләре, төрле оешмалар, шәхси эшкуарлар белән хезмәттәшлекне ныгытып, китапларны тарату даирәсен киңәйтә.
Соңгы елларда нәшриятта, уртача алганда, елына 200дән артык исемдәге китап нәшер ителә. Аларны өч редакция һәм бер бүлек хезмәткәр­ләре дөньяга чыгара. Республикабыз мәктәпләренә дәреслекләр, уку кулланмалары, төрле әсбаплар Баш-
к­ортстанның мәгариф отличнигы Гөлчәчәк Раянова җитәкчелегендәге дәреслекләр (уку-педагогика) редакциясе мөхәррирләре тарафыннан әзерләнә. Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының 2016 елның 2 июнендәге боерыгына ярашлы, “Китап” гомуми башлангыч, төп урта белем бирүдә дәүләт хуплаган уку йортларына кирәкле уку-укыту әсбаплары басып чыгаручылар исемлегенә кертелде. Редакциядә төрле сүзлекләр, “Мәктәп китапханәсе” сериясе буенча әдәби җыентыклар да әзерләнә.
Нәфис әдәбият редакциясенә атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Фирдәүс Ногманова җитәкчелек итә. Нәшриятта ул өч дистә елдан артык эшли, нечкә әдәби зәвык, әсәрләрне дөрес тоемлавы, авторларга, хезмәттәшләренә игътибарлы һәм ихтирамлы булуы белән аерылып тора. Редакция Башкортстанның 100 еллыгына Галим Хисамовның “Шакай бураны”, Ринат Камалның “Башкорт гаскәре” китап­ларын чыгарды, Мостай Кәримнең 10 томлыгын нәшер итүне тәмамлады. Гали Ибраһимовның башкорт һәм урыс телләрендә “Кинҗә” роман-трилогиясе, башка күркәм басмалар дөнья күрде. Гомумән, редакция укучыларга һәр елны башкорт, урыс, татар телләрендә романнар, повестьлар, шигырьләр, драма әсәрләре, публицистик язмалар, әдәби тәнкыйть мәкаләләре тәкъдим итә.
“Бала кулында китап булырга тиеш!” — дигән фикердә торучы күренекле шагыйрә, тәрҗемәче Әлфия Әсәдуллина җитәкчелегендә балалар әдәбияты редакциясендә үсеп килүче буынга ел саен 25ләп исемдәге чагу бизәлешле, тәрбияви әһәмиятле, тирән эчтәлекле китаплар тәкъдим ителә. Әлфия Нәҗип кызы үзе дә сабыйларга атап соклангыч әсәрләр яза, нәшриятта 40 еллап эшли. Ул — Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Галимҗан Ибраһимов исемендәге премия лауреаты.
Мәгариф отличнигы, матбугатта 20 елдан артык эш тәҗрибәсе булган Эльвира Хәйретдинова аерым төр басмалар бүлегенә җитәкчелек итә. Биредә сәяси-иҗтимагый, гыйльми, белешмә, дини әдәбият, календарьлар — һәрберсе кабатланмас, хәтта үз юнәлешендә бердәнбер басма булып дөньяга чыга. Алар нәшриятның гына түгел, тоташ республиканың визит карточкасына әйләнә.
Һәр урындагы кебек, “Китап”ның уңышлары хәлиткеч дәрәҗәдә аның җитәкчеләренең сәләтенә һәм тырышлыгына бәйле. 2012 елдан нәшриятны тәҗрибәле полиграфист, нәшир, атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Журналистлар берлеге әгъзасы Илһам Яндәүләтов җитәкли. Чыгарылачак еллык басмалар исемлеген раслау, аларның эчтәлеген билгеләү, кулъязмаларны бастыруга сыйфатлы әзерләү мәшәкатьләре уртасында атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәрләре, баш мөхәррир Зөлфия Карабаева һәм аның урынбасары Олия Гыйлә­җетдинова кайный.
1919-2019 елларны үз эченә алган, куанычлы вакыйгаларга бай, шул ук вакытта җитди тетрәнүләр белән тулы “Китап” гасыры тарихка күчә. Алда — яңа гасыр, анда мәгърифәт нуры сибеп, ил-йортка, ватандашларыбызга якты киләчәк юрап, “Китап”ның өр-яңа китаплары өр-яңа битләрен ача.
Динә Морзакаева,
нәшрият ветераны, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,
Вәзих Исхаков, Мифтахетдин Акмулла исемендәге
премияләр лауреаты.
Читайте нас