Яки Кушнаренко коллективының чыгышы башкала тамашачысында нинди тәэссоратлар калдырды?
Бу көнне “Нур” татар дәүләт театрына уфалылар, кушнаренколылар, артистларның туганнары, дуслары һәм, гомумән, театр сәнгатен сөючеләр җыелды. Алар арасында яшьләрне дә, өлкәннәрне дә күрү зур шатлык булса, спектакль барышында залда утыручылар артистлар уйнавын алкышларга күмеп, ахырда гөлләмәләр бүләк итү чараның уңышы турында сөйли иде.
“Мизгелләр” Кушнаренко татар халык театры “Театр — яктылыкка, нурга илтә...” проектында катнашты. Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” пьесасы буенча спектакльне сәхнәләштерде. Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте, Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырылган проект кысаларында алар Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары — Башкортстанның халык һәм Татарстанның атказанган артисты Рәсимә Гайфуллина белән Айнур Баяновтан — осталык дәресләре, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илшат Галимҗановтан хореография, гомум режиссура буенча киңәшләр алды.
Гәзит укучыларыбызны “Мизгелләр” Кушнаренко татар халык театры артистлары белән якыннанрак таныштырабыз.
Гөргөри ролен Башкортстанның атказанган укытучысы Галимхан Гәрәев башкарды. Аның уйнау осталыгы тамашачыларны таң калдырды. Ул — бу театрның иң өлкән актеры.
— Мин 44 ел гомеремне мәктәптә балалар укытуга багышласам, 46 ел инде сәхнәдән төшмим. Бу коллективка 1973 елда килдем һәм шуннан бирле аннан аерылганым юк. Тәүге ролемне яхшы хәтерлим. Ул “Язылмаган законнар” спектаклендә Самат роле иде. “Балакайларым”да — Балбабай, “Башмагым”да — Кәрим бай, “Игезәкләр”дә — Хәким Җәләев, “Аты барның дәрте бар”да — Котлыбай, “Узып барышлый”да Шәйхулла рольләрен бик яратып башкардым. Ә инде Гөргөри роленә килгәндә, ул да миңа бик якын. Мин тумышым белән Бакалы районыннан. Керәшен татарлары тормышы, гореф-гадәтләре белән балачактан танышмын. Шуңа күрә дә Гөргөри роле җиңел бирелде. Мин шушы театрда уйнавым белән туган телебезне саклауга үз өлешемне кертәм, дип, уйлыйм, — диде Галимхан Гәрәев.
Кәтернә ролен Рәфисә Абдуллина башкарды. Аның сәхнәдәге образыннан хатын-кызга хас булган сабырлык ачык чагыла иде. “Сезнең тормыштагы халәтегезгә Кәтернә образы тәңгәл киләме?” — дигән сорауга ул болай җавап бирде:
— Спектакльдә Гөргөри Кәтернәгә: “Кыз җитәкләп җөрисең килмәсә, кыз тапмыйлар аны. Ничә кыз табып, бер җегет юк”, — дип әйтә. Миңа иремнән дә шул ук сүзләрне ишетергә туры килде, чөнки үзебез дә өч кыз тәрбияләп үстердек. Кәтернә иренә һәм кызы Үринәгә сабырлык күрсәтеп, икесенә дә ярарга тырышса, тормышымда да шундый ук хәлләр булды. Мин балачактан театрны бик яраттым. Ул мәхәббәтне миндә Суфиян Поварисовның сеңлесе — татар теле укытучысы Лүзә апа Поварисова уятты. Укытучыбыз мәктәп укучылары белән татар телендә спектакльләр куеп, сәхнәдә уйный идек. Укуны тәмамлаганнан соң, сәнгать юлыннан китәсем килсә дә, килеп чыкмады. Шулай булуга карамастан, мин “Мизгелләр” театрында үземнең балачак хыялымны тормышка ашырам, театрдан рухи азык алам, — ди һөнәре буенча бухгалтер, бүгенге көндә эшкуар Рәфисә Абдуллина.
Ул бу коллективта 2003 елдан һәм “Игезәкләр”дә — Рәсимә, “Исерек айныса, хәерче баеса” спектаклендә — Сания, “Балакайларым”да Фәния рольләрен башкарган.
Бу пьесада иң чагу образлар — ул яучы карчыклар: Палый һәм Әүдәки. Палыйны — Нәзирә Сәхәпова, Әүдәкине — Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Маһира Нуруллина башкарды. Аларның да осталыгы тамашачыларны шаккатырды.
Нәзирә Сәхәпова театрда
6 ел шөгыльләнә. Аны республикада нәфис сүз остасы буларак та беләләр. Ул 2014 елда үткәрелгән “Без Мәҗит Гафурине укыйбыз” халыкара конкурсында катнашып, җиңү яулый — Гран-при иясе була. Әлеге көндә 2020 елда узачак “Йөрәк сүзе” бәйгесенә әзерлек башлаган.
— 30 ел “Сельхозтехника” оешмасында склад мөдире вазыйфасын башкардым. Без эшләгән чорда үзешчән сәнгать бик көчле иде. Шуңа күрә оешма исеменнән чыгышлар ясадык. Мандолина, гармун, пианинода уйныйм. Музыкага сәләтем нәселдән килә. Билгеле рок-музыкант Юрий Шевчук белән без икетуган абый белән сеңел. Аның әнисе белән минем әни бертуганнар.
Гомер буена сәхнәгә чыгу теләге белән яшәдем. Тик моңа ирем каршы булды. Ә инде картайган көнемдә кабат сәхнә түренә менүемне Ходай бүләге дип кабул итәм,— диде Нәзирә Сәхәпова.
Маһира Нуруллина 41 ел гомерен мәдәнияткә багышлаган шәхес. Ул 1974 елдан алып методик кабинет мөдире вазыйфасын башкарган. Фидакарь хезмәте дә югары бәһаланган: ул — Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
— Актер роле өстендә аны яратып, бөтен күңелен биреп эшләргә тиеш. Ә инде тамашачының бәһалавын алкышлар аша ишетүгә, дәртләнеп, шатланып, илһамланып тагы да яңа үрләр яуларга әзерләнә башлыйсың.
— Сәхнәгә чыгар алдыннан дулкынланасызмы? — дигән сорауга ул болай җавап бирде:
— Һәр артистта дулкынлану хисе булу мотлак. Ул, ярышка чыгарга әзерләнгән ат кебек, сәхнәгә чыгарга әзер булырга тиеш, — диде Маһира Нуруллина.
Гөрпинә ролен Рузилә Вәлиәхмәтова башкарды. Карчыга үз кошчыгын ничек якласа, ул да улы өчен утка да, суга да керергә әзер икәнлеген уйнавы аша бирә алды. Рузилә Вәлиәхмәтова “Мизгелләр” театрына 35 километр ераклыктагы Иске Гомәр авылыннан репетициягә килеп йөри. Ул — мәдәният хезмәте ветераны, 40 елдан артык шушы өлкәдә эшләгән.
— Мин балачактан театрны яратам. Ансыз бер генә көн дә яши алмыйм, — диде Рузилә Вәлиәхмәтова.
Гөргөри белән Кәтернәнең кызы Үринә ролен яшь, чибәр, сәләтле Гүзәлия Исламова бик оста башкарды. Театрда бу аның икенче роле. Ул — “Миләш” вокал ансамбле җитәкчесе.
— Үринә роле җиңел бирелде, дип әйтә алмыйм. Иң авыры — керәшен диалекты белән текстны ятлау булды. Җырчы буларак, спектакльдәге вокалга да бик җитди карадым. Ә инде тырышлык салгач, яхшы нәтиҗәгә ирешелсә, күңел тагы илһамлана, яңа үрләргә дәртләнә, — диде Гүзәлия Исламова.
Үринәнең йөрәген яулап, аңа өйләнергә өч егет дәгъва итә. Бу егетләрнең тормышка карашлары төрле булган кебек, йөз-кыяфәтләре, холыклары да бер-берсеннән аерылып тора. Җаграп, Бәчке, Микуш рольләрен башкарган егетләр дә моңа бик җитди караган.
Җаграп ролендәге Рөстәм Мостафин театрда 5 ел шөгыльләнә. Җаграп аның өченче роле. Ул — белеме буенча укытучы, бүгенге көндә — эшкуар.
— Театрда шөгыльләнергә яратсам да, минем өчен иң авыры — репетицияләр. Монда бик күп көч һәм вакыт сарыф ителә. Ә инде сәхнәгә чыгып, нәтиҗә күренгәч, барлык авырлыклар онытыла, — диде Рөстәм Мостафин.
Бәчке ролен моңлы тавышлы Рәфис Бакиев уйнады.
— Мин һөнәрем буенча —баянчы. Район мәдәният йортында музыка бүлеге мөдире булып эшлим. Дүрт яшемнән сәхнәдә бәләкәй гармунымны тартып, җырлап йөрдем дисәм дә, арттыру булмас. Ә инде “Мизгелләр” коллективында 2009 елдан бирле катнашам. Башта тавыш операторы вазыйфасын башкардым. Соңгы өч елда актер буларак шөгыльләнәм. Бәчке — минем бу театрдагы икенче роль, — диде Рәфис Бакиев.
— Нинди эпизод авыр бирелде? — дигән сорауга ул болай җавап бирде:
— Иң авыры дип әйтү дөрес булмас, ә менә травма ала язганым хәтердә. Җаграп белән көрәшү эпизодында сәхнәдәш партнерым, мине, чын көрәш алымы белән күтәреп, идәнгә екты. Шуннан соң, берничә көн билем авыртып йөргәч, репетиция вакытында, болай көрәшсәк, имгәнеп куюым бар, уйнап кына көрәшик, дидем, — дип сәхнә арты кичерешләре белән уртаклашты ул.
Микуш ролен Владислав Гвоздев башкара. Ул — белеме буенча укытучы. Театрга килүенә дүрт ел. Балачакта бию, курай түгәрәкләрендә шөгыльләнгән.
— Мин театрга күңелем кушуы буенча йөрим, чөнки монда без аралашабыз, спектакльләр белән чит төбәкләргә чыгабыз.
Микуш роле тормыштагы халәтемә туры килми. Мин аның кебек юаш түгелмен. Хәер, Микуш әнисенең артык курчалавы аркасында гына башкалар алдында юаш булып күренә. Тормышта әниләрнең үз балаларын артык яклавы — начар гадәт, — диде Владислав.
Тамашаны сәхнәгә куюда режиссер Энҗе Гыймалетдинованың хезмәте бәяләп бетергесез. Энҗе Фәнзил кызы утыз елдан артык халык театры коллективын җитәкләп, аның репертуары, актерлар төркеме турында кайгыртып, бар күңелен биреп эшли.
— “Театр — яктылыкка, нурга илтә...” проектында катнашу безнең коллектив өчен зур шатлык, уңыш, дип саныйм. Башкала сәхнәсендә чыгыш ясавыбыз зур үсеш, дәрәҗә һәм җиңүләрнең тагы берсе булып тора. Ул канатларыбызны ныгытты, ышанычыбызны арттырды.
Форсаттан файдаланып, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Римма Үтәшевага, проект җитәкчесе Альбина Хәлиуллинага рәхмәтләремне җиткерәм. Шулай ук чиксез рәхмәтләремне һәм хөрмәтемне коллективыма әйтер идем. Аларның һәркайсы, минем белән беррәттән, эшкә йөргән кебек, барлык дөнья мәшәкатьләрен, эшләрен читкә куеп, репетицияләргә килә, гастрольләргә чыга. Шулай итеп, һәркайсыбыз уртак эшебезгә — милли мәдәниятебезне үстерүгә, телне, гореф-гадәтләрне саклауга үз өлешебезне кертәбез, — диде Энҗе Гыймалетдинова.
Спектакльне Фидрат Бикмөхәммәтов җитәкчелегендәге “Моң” халык инструментлары ансамбле бизәде. Аларның чыгышы спектакльне җанландырды, ямь өстәде. Рәссамы — Ирина Шәрипова, тавыш операторы — Фидус Сафин, яктырту операторы — Илшат Арсланов шулай ук спектакльнең уңышына үз өлешен кертте.
Кичә ахырында оештыручылар исеменнән Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе, Дәүләт җыелышы - Корылтай депутаты Римма Үтәшева, аның урынбасары, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты доценты, филология фәннәре кандидаты Альбина Хәлиуллина театр коллективына рәхмәт сүзләре җиткерделәр, рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Халкыбызда “Гадилектә — галилек” дигән әйтем бар. “Мизгелләр” Кушнаренко халык театры артистларына да бу әйтем туры килә. Алар ихлас, гади уйнаулары белән тамашачы күңелен яулап, сәләтләре белән таң калдырды.
Бу коллективка алдагы көннәрдә дә иҗади уңышлар һәм сайлаган кыйблаларыннан тайпылмыйча, армый-талмый баруларын телибез.