Уфада 15 декабрьгә кадәр RIFF Русия-Италия кинофестивале узачак. Бүген оештыручылар матбугат конференциясендә кинофестивальнең нечкәлекләре турында сөйләде.
Уфадагы фестиваль программасына соңгы ике елда иҗат ителгән 17 нәфис һәм документаль фильм кертелгән. Алар арасында драма, документалистика, комедияләр, кыска метражлы фильмнар да, яшь режиссерларның гадәти булмаган картиналары да бар.
Русия прокатына фильмнарның күбесе чыкмый, шуңа күрә уфалыларның Италия режиссерларының кызыклы эшләрен карау мөмкинлеге бар.
«Фестиваль башыннан ук арт-хаус киносы һәм киноны киң тамашачыга исәпләнгән тоташтыру курсы узды, — ди RIFF-2019 Русия-Италия кинофестиваленең жюри рәисе, кинорежиссер, Венеция кинофестивальләрендә катнашучы Татьяна Данильянц. — Фестиваль афишасына кергән фильмнардан Русия прокатына «Грех» тарихи фильмы һәм «Спрячь бабушку в холодильнике» комедиясе генә чыга.
Русия-Италия RIFF (RUSSIA-ITALIA-Film FESTIVAL) кинофестивале Мәскәүдән соң Русиянең 30 шәһәрендә уза. Уфада RIFF кинофестивале
«Синема парк» сәүдә-күңел ачу үзәге «Галерея Арт» мультиплексында Чернышевский урамы, 75 адресы буенча узачак. Барлык фильмнар да урысча титрлар белән итальян телендә барачак.