- Республикабызның 100 еллыгы чорында без тагын бер гасырлык юбилей билгеләп үтәбез. Башкортстанның театр җәмәгатьчелеге флагманы, күпмилләтле мәдәниятебезнең чын символы һәм горурлыгы – Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының юбилее.
Бер гасыр эчендә биредә күпме искиткеч спектакльләр эшләнгән. Алар республика театр сәнгатендә генә түгел, ә ил театр сәнгатендә дә "Алтын фонд"ка кергән.
Сезнең театрда режиссерлар, актерлар һәм рәссамнар – Вәлиулла Мортазин-Иманский, Мәкәрим Мәһдиев, Булат Имашев, Зәйтүнә Бикбулатова, Арслан һәм Гөлли Мөбәрәковлар, Фидан Гафаров, Нурия Ирсаева, Олег Ханов, Хөрмәтулла Үтәшев кебек данлыклы режиссерлар, рәссамнар, актерлар хезмәт салган һәм сала да.
Классикага кергән, яшь режиссерлар һәм актерлар өчен легендар, «Галия», «Айсылуның айлы кичәләре», «Унөченче председатель», «Кызыл паша», «Тапшырылмаган хатлар» спектакльләре эталон була.
Театр репертуарын күренекле драматурглар – Ибраһим Абдуллин, Нәҗип Асанбаев, Әнгам Атнабаев, Флорид Бүләковның пьесалары булдыра. Нәкъ менә сезнең театрда Мостай Кәримнең театр биографиясе тупланган.
Театрыбызда зал аягүрә басып алкышларга күмелгән аншлаглар – тамашачыларның ихлас мәхәббәтен һәм тугрылыгын ачык дәлилләү.
Мин сезнең тату коллективыгызга чын күңелдән иҗатыгыз һәм осталыгыгыз өчен рәхмәт белдерәм.
Фото: vk.com сайтыннан.




