«Торатау» Конгресс-холлында Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Башкортостан Башлыгы Радий Хәбиров Межгорьедан «Пауза» үрнәкле театр студиясе тәрбияләнүчеләре һәм җитәкчеләре белән очрашты.
Яшь артистлар “Балалар театрларының иң яхшы спектакле” номинациясендә “Театраль Идел буе” мәктәп һәм студентлар театр коллективлары фестивалендә җиңүчеләр булдылар. Конкурста алар Владислав Панфилов пьесасы буенча "Сказка о Емеле-лодыре" әсәрен тәкъдим иттеләр.
- Мин сезнең спектакльне бик теләп карадым, - диде Игорь Комаров. - Яхшы, эмоциональ уен, анда җитди эш күренә. Мине Башкортстанда театр, чын профессионаллар үсеше белән кызыксынган кешеләр күп булуы шатландыра.
- Безнең республикага җиңү китергән өчен рәхмәт, - диде Радий Хәбиров. - Межгорье халкына мәдәният, сәнгать белән танышырга мөмкинлек бирә торган коллектив булу күңелле. Моның өчен сезгә баш иям. Без хәзер кече шәһәрләргә һәм авылларга үзешчән сәнгать җитәкчеләрен, мәдәният хезмәткәрләрен җәлеп итәрлек программа турында уйлыйбыз.
Очрашу ахырында Радий Хәбиров "Пауза" тәрбияләнүчеләрен "Салават Юлаев" хоккей клубының якындагы матчына чакырды.