Талантлы рәссам, Шәехзадә Бабич исемендәге республика яшьләр премиясенең 2019 ел лауреаты Лиана Нигъмәтҗанованың һәр нәрсәгә үз иҗади карашы бар
Башкортстан — бик күп талантларның туган төяге. Безнең республикада туып-үскән, бөтен дөньяда танылу алган музыкантлар, җырчылар, спортчылар, биючеләр, рәссамнар бихисап. Моның сере, мөгаен, Башкортстанның кабатланмас табигате, туган җирнең кодрәте, анда яшәүче кешеләрнең йогынтысындадыр. Республикабызда рәссамнарның күплеге, аларның иҗаты, бер-берсен кабатламыйча төрле юнәлештә эшләүләре, берсеннән-берсе оста, сәләтле булулары да моның дәлиле булып тора. Бүген гәзит укучыларыбызны сәләтле рәссам, Шәехзадә Бабич исемендәге республика яшьләр дәүләт премиясе лауреаты Лиана Нигъмәтҗанова белән таныштырабыз.
Лиана Искәндәр кызы 1984 елда Уфада дөньяга килгән. 2003 елда Уфа сәнгать училищесының дизайн бүлеген тәмамлый. Аннары Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының художество-графика факультетын 2008 елда уңышлы тәмамлап чыга. Русия, төбәкара һәм республика күргәзмәләрендә катнаша. 2003 елдан Русия Рәссамнар берлегенең Башкортстан бүлекчәсе каршында эшләп килүче яшь рәссамнар һәм сәнгать белгечләре берләшмәсендә тора, Русиянең Рәссамнар берлеге әгъзасы.
Рәссамның иҗат багажы бик күп күргәзмәләрдә күрсәтелә. Шулар арасында дүрт шәхси күргәзмә сәнгать сөючеләр хөкеменә чыгарыла. Аның иҗат җимешләре Франция, Австрия, Германия, Төркия сәнгать сөючеләренең шәхси коллекцияләрендә һәм Русия музейларында саклана.
— Лиана, тәүдә үзегез белән таныштырып китегез әле.
— Мин Уфа кызы. Бик тату, иҗади гаиләдә ике бала үстек. Энем Артур белән икебез дә Уфаның 2нче сәнгать мәктәбендә белем алдык. Бүген ул һөнәре буенча геомеханик тикшеренүләр лабораториясе инженеры. Әнием Маргарита Әфгат кызы Белорет якларыннан. Әтием Искәндәр Якуп улы Әлшәй районының Әбдрәшит авылыннан. Әти-әнием һөнәри белемнәре буенча рәссамнар.
— Димәк, “Алма агачыннан ерак төшми” дигән әйтем нәкъ сезгә туры килә.
— Шулай. Балачагымны искә төшерсәм, әтиемнең эш өстәлендәге буяуларын алып, нинди дә булса сурәт ясаганымны хәтерлим. Балаларга тәгаенләнгән гади буяулар мине кызыксындырмый иде. Әнием дә шул ук һөнәр иясе булгач, үземне башка өлкә кешесе итеп күз алдына да китермәдем. Уфа сәнгать училищесында Башкортстанның атказанган рәссамы һәм сәнгать эшлеклесе Ринат Миңнебаевта белем алуым белән чиксез бәхетлемен. Һөнәремнең барлык нечкәлекләренә ул өйрәтте дисәм, бер дә арттыру булмас. Шулай ук рәхмәт сүзләрен педагогия институтында укыткан укытучым, Башкортстанның атказанган рәссамы Тәлгать Мәсәлимовка әйтәсем килә.
— Минемчә, укып, һөнәр алу гына аз. Һәркем язмышы сызган юллардан үзенә тәгаенләнгәнен йөрәге белән аңлап, дөресен сайлап ала да белергә тиеш. Сез үз юлыгызны таптыгызмы?
— Әйе, таптым, дип әйтә алам. Минем яраткан һөнәрем, эшем бар. Әлеге көндә “Китап” нәшрияты белән хезмәттәшлек итәм, дизайнер-иллюстратор, рәссам буларак та эшлим.
— Нинди юнәлештә эшләргә яратасыз?
— Графиканы, рәсемне хуп күрәм. Гади буяулар, киндер, күмер, тушь, соус кебек табигый материалларны кулланам. Акварельне балачактан яратам. Аклы-каралы, монохромлы төсләрне үз итәм.
— Иҗатыгызда төп тема нәрсә?
— Мине, күбрәк, хатын-кызлар образлары рәссамы дип таныйлар.
— Лиана, белүемчә, Сез сурәтләрегезне открыткаларда да бастырасыз. Бар дөнья телефон, гаджет, компьютер, социаль челтәргә чумганда Сез, Совет калдыгы дип атап, тормышыбыздан юкка чыгу дәрәҗәсенә җиткән открыткаларга яңа сулыш өрәсез.
— Открыткалар язу — ул үзе бер сәнгать. Башка берәү турында уйлап, кибеткә барып, открытка сатып алып, кулына каләм алган кеше адресатка беркайчан да начар сүзләр язмый. Минемчә, бу, һичшиксез, кешеләрнең бер-берсенә бары тик яхшылык кылу өчен генә уйлап табылган әйбер. Әйе, без хәзер электрон хатлар, кыска хәбәрләр, смайликлар аша ешрак аралашабыз. Шулай булуга карамастан, открыткалар яңарыш кичерә һәм аларга ихтыяҗ арта, дияр идем. Алар белән кызыксынуым “Путеводитель Уфы” китабы өстендә эшләгәндә туды. Күпләр анда сурәтләнгән урыннарны открыткада да күрәселәре килгәнен әйтте. Шулай итеп, беренче “карлыгачларым” чыкты һәм алар бик тиз таралып бетте. Аннан инде китапларга ясалган иллюстрацияләремне, ниндидер проектларга эшләнгән әйберләремне открытка итеп бастыра башладым.
— Сезнең бик үзенчәлекле “Әсәй-бесәй” дигән открыткагыз барлыгын да беләм. Шул турыда да сөйләп үтегез әле.
— Бер ахирәтемне Әниләр көне белән котларга уйлап, эскиз ясадым. Ул — ике малай әнисе. Балаларын өзелеп яратучы, һәрвакыт яхшы, җылы мөнәсәбәттәге ана. Мин аны йомшак ана-песи ролендә күрдем. Өстәвенә, песиләр туган нигез җылысын саклаучы йорт хайванын гәүдәләндерә. Котлау-открыткамны җибәреп, берникадәр вакыт узуга ул социаль челтәрдә бик популяр булып китте. Шуннан соң мин аны кәгазь вариантта да бастырдым.
— Шул открытка “Әсәй-бесәй” курчагына да идея бирдеме?
— Дөресен генә әйткәндә, әнием белән бергәләп курчак тегү хыялы күптәннән яшәп килә иде. Әлеге дә баягы — вакыт җиткерәлми идек.
Шул елны картәнием мәрхүм булды. Берникадәр вакыт узгач, әнием белән аның сандыгындагы әйберләрен барладык һәм бик күп тукыма кисәкләренә тап булдык. Картәнием истәлеге итеп, без алардан курчакларга күлмәкләр тектек. Әсәй-бесәй курчакларын, Башкортстаннан һәм Русиядән тыш, чит илләрдә яшәүчеләр дә үз итеп өлгерде.
— Иҗат кешесенә илһам чыганагы булу да шарт. Сез аны кайдан аласыз?
— Мин бу сорауга төгәл генә җавап бирә алмыйм. Төрлечә булырга мөмкин. “Илһам килми, берни язып яки иҗат итеп булмый,” дигән кешеләрне мин аңламыйм. Бераз буш вакытым булса, мин тизрәк иҗат итәргә ашыгам. Әлбәттә, андый мизгелләр авылда, табигать кочагында, тыныч мохиттә була. Шулай ук сәяхәт вакытында, күргәзмәләрдә ниндидер яңа идеяләр, яңа уйлар туарга мөмкин. Мәсәлән, күптән түгел Вена шәһәренә барырга насыйп булды. Анда Альбрехт Дюрерның күргәзмәсе бара иде. Мин ул рәссамны балачактан беләм. Чөнки әтиемнең китапханәсендә аның сурәтләре бастырылган китап бар иде. Мин аларны кат-кат карап, шушы рәссамның оригинал эшләрен дә күрергә иде, дип хыяллана идем. Ниһаять, балачак хыялым тормышка ашты. Әлбәттә, бу күргәзмәдән соң мин үзем дә яңа эшләргә илһамландым. Тагы бер очракны әйтер идем — Татарстанда үткәрелгән “Болгар тавышы” дигән арт-симпозиумда катнашырга туры килде. Шунда ниндидер аңлатып бирә алмаслык сихри бер халәткә кердем: күз алдымнан бер-бер артлы хатын-кыз йөзләре һәм сыннары үтә башлады. Миңа таныш һәм таныш булмаган йөзләр... Алар барысы да шушы юлдан үткән һәм ниндидер сәбәпләр аркасында нәкъ Болгар җирендә очрашканнарын аңладым. Менә шул уйлар мине илһамландырды һәм өр-яңа серия барлыкка килде.
— Әлеге көндә нәрсә өстендә эшлисез?
— “Искиткеч әйберләр тормышы” сериясе өстендә эшлим.
— Бик кызыклы атама. Аңлатып китсәгез иде.
— Мин үткәнгә, гореф-гадәтләргә бик ихтирам белән карыйм. Ә алар белән безне нинди дә булса әйбер бәйли. Мисал өчен, оста ярдәмендә кулдан ясалган борынгы бер комод. Аның тарихы, үткән юлы хуҗасыннан аерылгысыз. Ә хуҗаның язмышы ил язмышына, тарихына бәйле. Димәк, күзгә күренмәгән ниндидер бәйләнеш барлыкка килә. Бу серия өстендә эшли башлау теләге Санкт-Петербургта яшәгән вакытта туды. Ирем белән фатирга кергән йортның бер бүлмәсендә Питерда туып-үскән 90 яшьлек әби яшәде. Аның бүлмәсе иске, затлы һәм затсыз, тик һәркайсы карчык өчен бик кадерле җиһазлар белән тулы иде. Бераздан күрше әби мәрхүм булды. Аны җирләгәч, балалары килеп, әбинең бар җиһазын чүплеккә чыгарып түкте. Шул вакытта минем йөрәгем әрнеде. Ни дисәң дә, әбинең гомере белән бергә аңа хезмәт иткән әйберләренең дә гомере өзелде. Ә инде әлеге көндә кирәге чыккан әйберләрне сурәтләсәм, алар да тарихка кереп калачак һәм гомерләре озынаячак.
— Тормыш иптәшегез дә иҗатка якын кешеме?
— Ирем Башкортстанның Милли симфоник оркестры музыканты. Ул контрабасчы.
— Сез бәхет төшенчәсен ничек аңлыйсыз?
— Бәхет — ул бар яклап та гармониядә яшәү.
— Лиана, гәзит укучыларыбызга нинди теләкләрегез бар?
— Лондонда үткәрелгән тикшеренүләр матур полотноларның кеше психикасына уңай тәэсир итү сәләтенә ия булуын күрсәткән. Көн саен матур картиналар караган кешеләрдә хәвеф тойгысы кимү, йокы сыйфаты яхшыру, стрессларга каршы торучанлык күзәтелә. Көнгә берничә генә минутны булса да рәсемгә багышларга киңәш ителә, чөнки бу процесс вак моториканы үстерә, уйны тәртипкә китерергә, арыганлыктан арынырга мөмкинлек бирә. Әйе, һәркемнең дә музейларга йөрергә вакыты һәм мөмкинлеге юк. Шулай булуга карамастан, тирә-яктагы матурлыкны күрә белергә кирәк. Чөнки, кеше телиме – юкмы, көн дә күргән картиналар аның баш миендә саклана бара. Ә инде үз-үзеңне артык мәгълүматтан тазартыр, башкача әйткәндә, җилләндерер өчен табигать кочагында я булмаса үзегез яраткан тыныч мохиттә вакытыгызны үткәрергә киңәш итәр идем. Юкка гына: матурлык дөньяны коткара, димиләр бит.
— Лиана, әңгәмә өчен рәхмәт. Сезгә яңадан-яңа иҗади уңышлар, гаилә бәхете теләп калабыз!
Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.
(Фотолар Лиана Нигъмәтҗанованың шәхси архивыннан).