+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
7 декабрь 2019, 14:00

Ришат Төхвәтуллинның тавыш операторы котырган булган

Ришат Төхвәтуллин Чишмәдәге концерты башланырга ике сәгать кала тавыш операторының югалуы турында хәбәр иткән иде.

Ришат Төхвәтуллин Чишмәдәге концерты башланырга ике сәгать кала тавыш операторының югалуы турында хәбәр иткән иде.

Концерт өзелмәсен өчен тавыш операторы урынында башка кеше эшләп торган.
Ришат бу хакта полициягә дә хәбәр иткән булган. Җырчы белән бер ай элек хезмәттәшлек итә башлаган 32 яшьлек Артур Гобузов белән берәр күңелсез хәл булмаган микән, дип, аның тамашачылары да борчуга калган.

Барысы да чагыштырмача яхшы дип әйтергә була - Гобузов ике көннән соң табылган. Ул элемтәгә үзе чыккан. Баксаң, ул Петербургка барып җиткән булган.

"Минем белән сөйләшмәде, биюче егет белән сөйләшкән, киемнәрне җибәрегез, дигән. Без шуны ачыкладык: мондый хәл аның белән беренче тапкыр гына булмаган. Укыган егетләре яза, имтихан вакытында безне авыр хәлдә калдырды, диләр. Безнең аңлавыбызча, ул пультның настройкаларын юкка чыгарган да, нишләргә белмичә котырган да кайтып киткән. Иң мөһиме: исән-сау, акча алган вакыт иде, берәрсе кыйнамады, таламады микән, дип уйлаган идек. Борчыган өчен гафу итегез, шушы көннәрдә безнең белән булган өчен барыгызга да рәхмәт!" - ди җырчы.
Читайте нас