Туймазы төбәгендә “Озын көй”, “Дуслык гөлләмәсе” республика бәйгеләре күптәннән оештырылып килә. Традиционга әверелгән бу конкурсларга тагын берәү кушылды. “Тылсымлы курай моңы” бәйгесе Туймазыда быел өченче тапкыр узды.
Бәйгедә республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән 136 кеше катнашкан, бер бәйгече күрше Татарстаннан килгән. Республиканың төрле төбәкләреннән 12 ансамбль килүе дә куанычлы. Туймазының үзендә оештырылган биш ансамбльнең өчесе конкурста көчен сынаган.
Жюрины Башкортстанның халык, Русиянең атказанган артисты Юлай Гайнетдинов җитәкләде.
Бәйге "Родина" мәдәният сараенда Гала-концерт белән тәмамланды.
Яшь бәйгечеләрнең дә, өлкән яшьтәгеләрнең дә катнашуы бәйгегә мәртәбә өсти, дип саный оештыручылар. Иң яшь конкурсант Уфадан 8 яшьлек Раил Кирәев булса, иң өлкән катнашучы – Баймактан Сабирҗан Байназаров. Алар Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитетының бүләкләренә лаек булдылар.
Гран-прины Баймак районыннан Риф Кәепкулов яулады.