+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
10 декабрь 2019, 12:20

Данир Сабиров: "Җиде ел "теща" белән яшәдем"

Данир Сабиров та һаман атказанган түгел бит әле. Ул үзе бу турыда ни уйлый?

Данир Сабиров та һаман атказанган түгел бит әле. Ул үзе бу турыда ни уйлый?

- Ул атказанган исемнәрнең ничек бирелүен үзегез беләсез. Исем артыннан йөрмим. Булса, булыр, булмаса, булмас инде. Бездә бит танышлар кирәк, - дигән ул. - Әйе, танышларым бар, әмма мин: "Миңа исем кирәк", — дип йөрмим. Үз вакыты, үз җае булыр әле. Халык: "Сезгә күптән исем бирелергә тиеш", — дип язалар. Сәхнәдә бер унбиш ел эшләп, шул исемне алсам, барыбер: "Аңа ул исемне нәрсәгә бирделәр инде?" — дип сораучылар булачак.
- Менә сез мине иң популяр ун җырчы арасына керткән идегез. Шушы җырчылар арасында иң гади машина минеке. Мин "Хендай Гранд Старекс"та йөрим. Хатыным Миләүшәдә - "Инфинити" машинасы. Икесе дә тотылган килеш сатып алынган. "Инфинити"ны 2 миллионга сатып алдык. Ә калган артистлар йөргән "Лексус"лар 6 миллион тора. Шуңа күрә әллә нинди текә машиналарда йөрим дип мактана алмыйм.

- Син кыйммәтле машина сатып алаласың бит. Нишләп алмыйсың?

- Әйе, сатып алырга мөмкинлегем бар. Әлегә артык кыйммәтле машина сатып алуны кирәк дип тапмыйм.

- Сез Миләүшә белән өйләнешкәндә акчаң бар идеме?

- Өйләнгәндә минем бернәрсәм дә юк иде. Җиде ел Миләүшәнең әнисенең фатирында яшәдек. Безнең арада "синеке-минеке" дигән әйбер беркайчан да булмады. Дөресен әйтим, "теща"мның өенә керү минем өчен оят иде, - дигән ул "Интертат" хәбәрчесенә.
Читайте нас