+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
9 декабрь 2019, 19:10

Каз канаты каурый-каурый...

Бу юлы каз өмәсе Туймазы районы Иске Туймазы авылында Резеда Габдуллина ихатасында гөрләде.

Бу юлы каз өмәсе Туймазы районы Иске Туймазы авылында Резеда Габдуллина ихатасында гөрләде.
Уңган кызлар эшне уен-көлке, шаян сүзләр, җыр-биюләр белән алып баргач, каз йолку мәшәкатьләре сизелми дә үтеп китте.
Аннары ап-ак түшкәләрне көянтәгә асып, чишмәгә каз юарга төштеләр. Монда да уен-көлке, җырлар яңгырап торды. Аккордеон моңы еракларга таралды.
Ә өйдә аларны хуҗабикә мул табын әзерләп көтеп тора иде.
Иске Туймазы мәдәният йорты хезмәткәрләре үз эшен шулай авылдашлары белән бердәм алып бара. Быел көз “КЛУБ`ок ХХI века” республика конкурсында “Иң яхшы мәдәният йорты” номинациясендә беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Шулай ук, шушы мәдәният йортыннан Зөлфир Шакиров районның иң яхшы мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булды.
Районда күптән түгел үткән “Халык энҗеләре” үзешчән театрлар коллективы конкурсында искетуймазылыларның “Пилигрим” театры беренче урын яулады. Республиканың бер гасырлык юбилеена, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышланган бәйгедә алар “Җәяүле Мәхмүт” пьесасы буенча куелган спектакль күрсәтте. Театрның сәнгать җитәкчесе - Елена Мөхәммәтҗанова.
Мәдәният йортына Альмира Галиева җитәкчелек итә.
Читайте нас