+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
10 декабрь 2019, 17:40

"Тамашачының күз яшьләре – иҗатыбызга зур бәһа”

Туймазыда “Халык энҗеләре” үзешчән театр коллективларының район конкурсы Театр елына һәм Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышланды. Биләмәара клуб системасына караган 34 мәдәният учреждениесенең 27се Мостай Кәрим әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәтте.

Туймазыда “Халык энҗеләре” үзешчән театр коллективларының район конкурсы Театр елына һәм Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышланды. Биләмәара клуб системасына караган 34 мәдәният учреждениесенең 27се Мостай Кәрим әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәтте.
– Үзешчән театр коллективларына Мостай Кәрим пьесалары буенча спектакльләр куярга август ахырында тәкъдим иттек. Ике ай эчендә алар зур эш башкарды: әсәрне сайлап, роль өстендә эшләделәр, сәхнәгә куйдылар, костюмнар, реквизитлар әзерләделәр, бизәлешне уйладылар, – ди биләмәара клуб системасы директоры Гөлнар Сабирова. – Авыл мәдәният учреждение­ләренең күпчелегендә театр түгәрәкләре эшли иде. Әле яңалары барлыкка килде. Без моңа шатбыз. Бәйгенең максаты да һәвәскәр театр сәнгатен үстерү, яңа талантлар ачу.
Җиңүче коллективлар чыгыш ясаган Татар-Олкан авылында үткән гала-концертта сәхнәдә геройлар образларында төрле һөнәр ияләре балкыды.
Ярмөхәммәт мәдәният йортының “Айлы кичләр” вокаль ансамбле әгъзасы Рәсүл Габдуллин, мәсәлән, нефть чыгару операторы, сәнгатьне ярата, сәхнәгә үлеп гашыйк, һәр чыгышны көтеп ала! Артистлар арасында сәхнә белән мавыгучылар күп иде. Иске Туймазыдан чыгыш ясаучы Фоат Акбәров – казанлык операторы. Кандракүлдән “Ихлас” театр коллективыннан Фәзинә Әхмәтова – укытучы. Ә кайбер коллективларда хәтта тоташ гаиләләр белән сәхнәгә чыктылар: ире-хатыны, әнисе-улы, бабасы-оныгы. 11 яшьлек Вилдан Хәйретдинов Кандра авылының “Юбилейный” мәдәният сарае куйган спектакльдә искиткеч оста уйнаса, аның картәтисе Динар Әхмәдиев Ярмөхәммәт авылы иҗат коллек­тивының әдәби-музыкаль композиция­сендә чыгыш ясады.
“Ай тотылган төндә” спектакле бай милли киемнәр, катнашучыларның көчле уены белән хәтердә калды. Аны “Спектакль” номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исемен алган Кандра “Юбилейный” мәдәният сараеның “Нур” театр коллективы сәхнәгә куйды. Җитәкчесе – Гөлнур Байбурина. Гайрәтле Тәңкәбикә образын да ул үзе тудырды. Алар бу уңышын Иске Туймазыдан “Пилигрим” белән бүлеште. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Альмира Галиева белән Елена Мөхәммәтҗанова җитәкчеле­гендәге иҗади коллектив “Җәяүле Мәхмүт” әсәрен сәхнәләштерде. Узган гасырның 60нчы елларын чагылдырыр өчен алар көнкүреш әйберләрен һәм кием-салымны бөтен авыл буйлап җыйган.
“Әдәби-музыкаль композиция” номи­нациясендә Вәкилә Әхмәтҗанова җитәкчелегендәге “Заман” театр коллективы беренче дәрәҗә лауреат булды. Алар Мостай Кәрим сүзләренә Заһир Исмәгыйлев һәм Рим Хәсәнов музыка язган җырларны башкарды, шигырьләр укыды, спектакльләрдән өзекләр уйнады.
Гран-прины Кандракүл мәдәният йортының “Ихлас” театр коллективы (җитәкчесе Айсылу Галимова) яулады. Алар “Айгөл иле” пьесасы буенча спектакль тәкъдим итте. Бик күп оештыру эшләрен мәдәният йорты җитәкчесе Альбина Сәгыйтова үз өстенә алган. Бу спектакльне алар Бүздәк районыннан Театр елы штандартын кабул итеп алу тантанасында да күрсәтте.
– Фестивальгә “Айгөл иле” әсәрен сайлап алуның ике сәбәбе бар. Берен­чедән, аны күпләр белә. Ул тетрән­дергеч. Икенчедән, рольләргә күбесенчә хатын-кызлар кирәк, – ди Кандракүл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Айсылу Галимова. – Спектакльгә җәлеп ителгән тугыз кешенең өчесе – ир-атлар.
16 яшьлек Айгөлне аннан өч яшькә кечерәк Илмира Галимова башкара. Төп Зөлхәбирә ролендә – Айсылу үзе. Алар бу спектакльдә гаилә белән уйный. Карло Пиккионы – аның ире Булат Галимов, Ягафәрне биатасы Наил Галимов башкаралар. Ахирәтләр рольләрендә – Зилә Ногманова, Ира Гыйльманова, Фәзинә Әхмәтова, Рәзилә Галиуллина. Ә аның улы Рамазан – Ричард образында. Менә шушы коллектив атнасына өч тапкыр җыелып репетицияләр ясый. Ә чыгыш алдыннан көн саен күрешәләр. Шулай ук күмәкләп, киңәшләшеп, һәр хәрәкәтне, сүзне, интонацияне шомарталар.
– Беренче тапкыр авылдашлар алдында чыгыш ясаганда, тамашачы­ларның күбесенең елап утыруын күрдек. Менә шушы күз яшьләре безнең иҗатыбызга зур бәһа булды да инде. Кешеләрнең йөрәгенә үтеп керә алганбыз икән, димәк, тырышлыгыбыз бушка булмаган, – ди Айсылу Галимова.
Читайте нас