+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
13 декабрь 2019, 09:30

"ДИЗАЙНmall» яшь дизайнерлар Фестиваль-конкурсына йомгак ясалды

Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада бик күп эшләр башкарыла.

Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада бик күп эшләр башкарыла.

Уфада яшь дизайнерлар арасында «ДИЗАЙНmall» Бөтенрусия фестиваль-конкурсы узды.
Чара Башкортстан Башлыгы грантына музыка, театр, рәсем һәм хореография сәнгате өлкәсендә талантлы яшьләргә ярдәм итү өчен тормышка ашырыла торган талантлы яшьләр өчен «Art-сәнгать» иҗат лабораториясе циклына керә. Оештыручылар: Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты, ә Русия дизайнерлар һәм Русия рәссамнар берлекләре аңа ярдәм итә.

Конкурс булачак визуаль киңлекне фаразлау форматында проектлауга багышланган. Катнашучылар жюри хөкеменә «Без киләчәк төзибез» дигән темага эшләр тәкъдим итте.

Жюри карары буенча Гран-прига Уфа сәнгать училищесы (көллияте) студенты Диана Райманова ия булды. Ринат Миңнебаев җитәкчелегендә ул «Райман Канның нәсел шәҗәрәсе китабын эшләү» дигән хезмәт әзерләгән.
Фото: culture.bashkortostan.ru
Читайте нас