Ярый әле усалрак әйтмәгән. Булдыра ул анысын да...
«Буш башак өскә карап тора ул», диде популяр автор-башкаручы Фирдүс Тямаевка карата 12 декабрьдә «Татар җыры»ның 20 еллыгына багышланаган матбугат очрашуында халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева.
Татар эстрадасында яңа конфликт көтелә, ахры. Хәмдүнә Тимергалиева Фирдүс Тямаевны «Татар җыры»нда катнашмавы өчен әрләде. Оештыручылар да нигә катнашмавына төгәллек кертмәде. Бу хакта "Татар.тудей" яза.
Әлеге матбугат конференциясендә Башкортстанның атказанган артисты Радик Юлъякшин да булган. Анда катнашучылар Радикның үзен бик тыйнак тотуына игътибар иткән. Ул үзенең имиджын бераз үзгәртергә уйлавын әйткән.
Үсә бит егетебез!