Уфада республика конкурс-фестивале җиңүчеләренең гала-концерты узды
Традицион музыкаль проект Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фәридә Кудашева һәм БАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты Бәхти Гайсин иҗатына багышланган. Ул ике номинациядә — “Инструменталь башкару” һәм “Вокал” буенча үткәрелә. Конкурста үзешчән башкаручылар катнаша.
Бәйрәм Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең фойесында башланды. Монда Фәридә Кудашева белән Бәхти Гайсинның иҗатына багышланган стендлар, кул эшләре күргәзмәләре оештырылган иде. Килгән кунакларны гармун моңы, дәртле биюләр каршы алды.
Конкурста җиңүчеләрне Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева котлады, аларга бүләкләр тапшырды. Ул үзенең чыгышында: “Фәридә Кудашева белән Бәхти Гайсин нәкъ шушы бинада озак еллар эшләгән, тамашачыларны үзләренең кабатланмас иҗаты белән сөендергән, бәхетле мизгелләр бүләк иткән. Без аларның иҗаты белән сокланабыз, горурланабыз һәм киләчәк буынны алар үрнәгендә тәрбиялибез.
Конкурс милләтнең рухи һәм интеллектуаль потенциалын үстерүгә юнәлтелгән, кешенең иҗади эшчәнлегенә этәргеч бирә, халыкның рухи сәламәтлеген ныгыта, аның милли-әхлакый идеалын булдыра.
“Ике аккош” республика музыкаль конкурсы халык традицияләрен саклау һәм үстерүгә генә хезмәт итми, яшь талантлы башкаручыларны да ачыклый”, — диде.
Фәридә Кудашева исеме милли җыр сәнгатенең тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Үзенчәлекле тавышы һәм югары башкару осталыгы аны кабатланмас шәхес иткән. Ә инде виртуоз музыкант, оста аккомпаниатор Бәхти Гайсин иҗат иткән әсәрләр заманында Советлар Союзында гына түгел, Германия, Финляндия, Франция сәхнәләрендә дә яңгыраган.
Фәридә Кудашева Чишмә районының Келәш авылында дөньяга килгән. Быел да бәйгенеңӊ вокал өлеше ХХ гасыр җыр сәнгатенә олы талант иясен биргән районда үткәрелде.
Кунакчыл Авыргазы төбәге музыкаль инструментларда уйнаучылар ярышын оештыруга зур көч
салган. Чөнки Кешәнле авылыннан чыккан якташлары Бәхтигани Гайсин исемен олы ихтирам белән, яратып искә алалар биредә.
Быелгы бәйгенең икенче турында иллегә якын кеше катнашкан.
Финалга үтүчеләр арасында Белорет, Борай, Ишембай, Дүртөйле, Уфа, Авыргазы, Кырмыскалы, Балтач, Туймазы, Бүздәк, Чишмә районнарыннан, Уфа, Нефтекама, Мәләвез, Учалы, Бәләбәй шәһәрләреннән бәйгечеләр бар иде.
“Ике аккош” бәйгесе җиде ел элек Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы тәкъдиме белән республиканың Мәдәният министрлыгы, “Башкортстан халыклары ассамблеясе”, Башкортстанның Халыклар дуслыгы йорты, Авыргазы һәм Чишмә районнары хакимиятләре ярдәме белән оештырылды. Шушы вакыт эчендә конкурста 300дән артык финалчы катнашкан. Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин иҗаты төрле яшьтәге башкаручыларны колачлый. Мәсәлән, быелгы вокал конкурсында иң яшь катнашучыга — 16, ә музыкантка 12 яшь иде. Ә инде иң өлкән яшьтәге катнашучы 70 яшьтән узган.
Быелгы конкурсантларның чыгышын мәртәбәле жюри әгъзалары: танылган җырчы һәм композитор Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Туймазы татар дәүләт драма театры директоры Фирзәт Габидуллин, Башкортстанның Халыклар дуслыгы йорты методик бүлеге җитәкчесе Фидрат Ямалетдинов бәяләде. Жюри рәисе — Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов.
Гала-концертка конкурсантлар, аларның туганнары, дуслары белән бергә хөкүмәт һәм дәүләт оешмаларыннан мәртәбәле кунаклар, оештыру эшләрендә ярдәм күрсәткән фестивальнең тугры дуслары, “Ике аккош”ны яратып, үз иткән тамашачылар зал тутырып килгән иде.
Сәхнәгә бер-бер артлы конкурста катнашучылар, быелгы һәм узган елларның җиңүчеләре, танылган җырчылар, гармунчылар чыкты. Тамашачылар Башкортстанның халык артисты Роза Аккучукова, Башкортстанның атказанган артисты Фәридә Тимербаева, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Тимербаев, халыкара һәм республика конкурслары лауреаты Тимур Рамазанов, бик күп җырлар авторы, композитор, җырчы Флёра Шәрипова, Ваһапов исемендәге фестиваль лауреаты, Казан кунагы Артур Шөгаепов, фестивальнең махсус кунагы — “Бәхетле” төркеме егетләре чыгышларын алкышларга күмсә, сәхнәдә үзләренең беренче адымнарын ясаган конкурсантларга да зур хөрмәт күрсәтте. Уфа моторлар төзү берләшмәсе Мәдәният сараеның “Умырзая” бию коллективы чыгышы — бу бәйрәмнең чагу бизәге булды.
Бәйгедә “Вокал” буенча Чишмә районыннан Ризида Әхмәтшина, “Инструменталь башкару” номинациясендә Учалы районыннан Шәфкать Йосыпов җиңүче дип табылды.
“Ике аккош” конкурс-фестиваленә алдагы елларда да канатын талдырмый, югары биеклектә очуын телибез!
Зөһрә ИСЛАМОВА.