+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
17 декабрь 2019, 13:20

Тәңкә яратучылар игътибарына

Русиядә Театр елы ахырында уфалылар һәм башкала кунакларының театрга һәм балет сәнгатенә багышланган тәңкә рәсемнәре белән танышу мөмкинлеге бар.

Русиядә Театр елы ахырында уфалылар һәм башкала кунакларының театрга һәм балет сәнгатенә багышланган тәңкә рәсемнәре белән танышу мөмкинлеге бар.

«Театр тылсымы» фотокүргәзмәсе Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында үтә. Күргәзмә Русия банкының Башкортстан бүлеге — Милли банк тарафыннан оештырылган.«Магия театра» экспозициясендә 19 арт-объект тәкъдим ителгән, аларның һәркайсы 90нчы еллар башыннан Русия Банкы тарафыннан чыгарылган тәңкәләр һәм танылган спектакльләргә, әйтик, «Щелкунчик», «Спящая красавица», шулай ук бөек урыс композиторларына, язучыларга, хореографларга, режиссерларга һәм актерларга багышланган.
Экспозиция 2020 елның 31 гыйнварына кадәр эшләячәк. Күргәзмәне Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының икенче катындагы фойеда тамашалар башланганчы, шулай ук театрда уздырыла торган чаралар вакытында карарга мөмкин.



Фото: "Башинформ" агентлыгы сайтыннан.
Читайте нас