Казандагы "УНИКС" залыннан тамашачыларны эвакуцияләгәннәр, анда саперлар эшләгән.
- Бер дошманымдыр инде. "УНИКС"та шартлаткыч куйдык, дип шалтыратканнар. Телефоны хәзер „недоступен“.
Бөтен халыкны чыгардылар. Фотога төшәбез. Концерт барыбер булачак. Саперлар үз эшләрен бетергәч керәчәкбез. Гафу үтенәм көтелмәгән хәл килеп чыкканга», — дип социаль челтәрләр аша тамашачыларына мөрәҗәгать итә җырчы һәм юмор остасы.
Бу артистларның да эше куркынычы инде, меңәрләгән тамашачы утырган залга кем генә үтеп кермәс?!.. Кайберләре, артык билгелеләре сәхнәгә бронежилет киеп чыкса да таманга туры килмәс микән?