Бу театр үз төсе, үз йолдызы белән балкый. Кабатланмас бай тарихлы, бүгенге иҗаты исә тирән һәм кызыклы, уңыш-казанышлар, эзләнү-табышлар белән үрелгән.
”Нур” — ике тугандаш республиканы бәйләүче күпер дә, Башкортстанда милли театр сәнгатенең чишмә башы, нигез ташы да. XX гасыр башында “Сәйяр”дә сәхнәгә аяк басып, беренче рольләрен башкарган Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская тарих битләрендә беренче татар артисткасы исемен генә яуламый. Гомерлеккә театр сәнгатенә гашыйк булган кыю кыз милләтебез тормышында тагын да зуррак батырлык кыла. Габдулла Кариев труппасында тәҗрибә туплаган, әмма театрны, сәхнә сәнгатен үзенчә күрергә теләгән Сәхибҗамал, 1912 елда Уфага килеп, үз труппасын оештыра. Бу вакытта аңа нибары 19 яшь була. Бүгенге көн күзлегеннән чыгып та, бу — әйтеп бетергесез батырлык, бәяләп бетергесез зур гамәл! “Нур” дип аталган Уфадагы беренче профессиональ труппа беренче чыгышларыннан ук халыкның ихтирамын казана. Башта труппада Ф. Сәмитова, З. Богданова, Ш. Шамилский, Б. Тарханов, Г. Казанский, Н. Ханҗаров, М. Мутин кебек артистлар уйный, соңрак Л. Әитова. Ш. Касыймов, Х. Даутов, М. Мирвәлиев, Н. Сакаев, Г. Терегулов кебек артистлар килеп кушыла. Кыска гына вакыт эчендә труппа А. Островский, Ф. Шиллер, Ж. Мольер, Г. Камал, М. Фәйзи, Ф . Әмирхан, Г. Коләхмәтов, С. Рәмиев, А. Денери, М. Бурангулов, Ш. Камал кебек драматургларның әсәрләреннән матур репертуар туплый.
Рольләр башкарудан тыш, труппаны җитәкләү, аның матди хәлен кайгырту, спектакльләрне сәхнәләштерү, чыгышлар, гастрольләр оештыру мәсьәләләре дә Сәхибҗамал туташ җилкәсенә төшә. Шул авырлыкларга карамастан, татар артисткасы үзенең труппасы белән бөтен илне аркылы-буй иңли. Үзенең халыкчан һәм заман рухлы чыгышлары белән Уфа, Ырынбур, Урал, Идел буе, Урта Азия, Себер, Кавказ тарафлары тамашачысының мәхәббәтен яулый. Ләкин Гражданнар сугышы, илдәге мохтаҗлык яшь труппаның яшәвен авыр хәлгә куя. Иҗади эшчәнлек өчен шартлар булмау сәбәпле, 1918 елда театр эшен туктатырга мәҗбүр була.
Әмма “Нур” бәхетле йолдыз астында туган. Әйе, труппа үзе таркала, тик бер кабынган “Нур” сүнми. Аны алда озын, якты юл көтә. Беренчедән, Сәхибҗамал тәрбияләгән иҗат әһелләре алдагы елларда Башкорт драма театрына нигез салучылар рәтендә була, Стәрлетамак театрының труппасын тәшкил итә. Икенчедән, аның исеме, чын мәгънәсендә, үз язмышын да балкышка әверелдерә. “Нур”ның тормыштагы булмышы да, сәхнә әсәре кебек үк, ике бүлектән тора. Тәнәфес белән. Икенче бүлек 70 елдан соң башлана.
1989 ел. Үзгәртеп кору җилләре искән чор. Татар телендә театр булдыру хыялы җәмәгатьчелеккә, Башкортстан татарларына күптән тынгылык бирми. Һәм, ниһаять, аның сәгате суга. Милләтебезнең киләчәге өчен борчылган, бүгенгесен хәстәрләүче бер төркем активистлар, зыялылар бу идеяне тормышка ашыру эшенә алына. Уңдырышлы башкорт җирлегендә “Нур” студиясе тергезелеп, Сәхибҗамал эше дәвам итә. Ул вакытта бик күпләр бу эшкә үз көчен сала, үз өлешен кертә.
Театрны булдырган иң төп кеше, әлбәттә, иҗади лидер – режиссер. Ике ел дәвамында режиссер Әбелхәер Сафиуллин җитәкчелегендә бер төркем татар артистлары спектакльләр куеп, аны тамашачыга җиткерә. Аларның беренче чыгышлары УЗЭМИК мәдәният сараенда төрле пьесалар буенча куелган “Безнең шәһәрнең серләре” дигән тамаша белән башланып китә. Аларның чыгышын халык беренче көннәрдән ук шатланып каршы ала һәм яңа очрашуларны көтеп кала.
Ә 1991 елда исә киң татар җәмәгатьчелеге һәм театрның беренче директоры Мәҗит Мөдәрисов тырышлыгында студия “дәүләт театры” дигән статус алуга ирешә. 29 августта Башкорт АССРның Министрлар советы Уфа “Нур” татар дәүләт театры ачу турында карар кабул итә. Һәм шул чордан “Нур” театры үзенең өр-яңа ижади чорына аяк баса.
Дәүләт статусына ия булган театр коллективы беренче сезонны ачу өстендә кызу иҗади эшчәнлек башлый. Театрның баш режиссеры итеп билгеләнгән Байрас Ибраһимов бер ел эчендә көчле профессиональ труппа җыя. Барлыгы 10 кеше була анда. Берсеннән-берсе кызыклы әсәрләрдән торган репертуар туплый: Илдар Юзеевның “Кыр казлары артыннан”, Мирхәйдәр Фәйзинең “Адашкан күңел”, Фатих Сәйфи-Казанлының “Ямьсез тормыш” драмалары, Т. Гыйззәт, Җ. Фәйзинең “Башмагым” музыкаль комедиясе, Г. Исхакыйның “Зөләйха” трагедиясе, Илдар Юзеевның “Бердәнберем, бәхет гөлем” комедиясе, Туфан Миңнуллинның “Кулъяулыгым” мелодрамасы. 1992 елның 4 декабрендә театр үзенең беренче рәсми иҗат сезонын ача.
Шул дәвердән алып, тарих битләренә 27 иҗат сезоны уелган, ике йөздән артык сәхнә әсәре куелган. Театрның үз йөзе, үз сүзе бар, башкалабыз уртасында балкып торучы өр-яңа үз бинасы, искиткеч көчле труппасы, матур традицияләре, казанышлары. Үз юлы билгеләнгән. Ә иң мөһиме – беренче көннәрдән бирле аның тугры тамашачысы бар!
Бүген “Нур” татар дәүләт театры республикабызның күптармаклы сәхнә сәнгате күгендә аерым урын алып тора. Башкалабызның нәкъ уртасында, Салават Юлаев проспекты калкулыгында балкып утыручы “Нур” театры — башкалабызның иң күркәм архитектур казанышларының берсе генә түгел, халкыбызның рухын, туган телебезне, тарихыбызны, мәдәниятебезне, мирасыбызны саклаучы мәркәз дә. Алай гына да түгел, театр сәнгатен сөюче төрле милләт кешеләрен берләштерүче рухи нур учагы.
Театрның йөзен аның репертуары билгели. Аның төп өлешен, әлбәттә, милли драматургия тәшкил итә. Ләкин бүгенге афиша үзенең байлыгы, жанр һәм стиль төрлелеге белән дә аерылып тора. Милли классик мирасыбыз аеруча хөрмәттә: М. Фәйзинең “Ак калфак”, Х. Вахитның “Туй алдыннан”, Ш. Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә”, К. Тинчуринның “Американ”, Ш. Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге”, Т. Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре”, “Алты кызга бер кияү”, Т. Гыйззәт, Җ. Фәйзинең “Башмагым”, Ә. Фәйзинең “Отышлы тормыш”, Н. Исәнбәтнең “Һиҗрәт”. Бүгенге көн авторлары әсәрләре дә “Нур” театрында куелып тора, болар — Д. Салиховның “Хатын түгел – аждаһа”, Г. Каюмовның “Упкын өстендә уен”, И. Зәйниевның “Хыял йорты” һәм башкалар. Шулай ук башкорт драматургиясе дә киң урын алган: Х. Ибраһимовның “Җизнәкәй”, М. Кәримнең “Кыз урлау”, Н. Асанбаевның “Су юлы,” Ә. Атнабаевның “Ул кайтты”, Н. Гаетбайның “Иреңне миңа сат”, “Балконнан төшкән мәхәббәт”, М. Кунафинның “Кояшлы якка чык!” — шундыйлардан. Урыс һәм чит ил драматургиясе дә “Нур” иҗатында уңышлы чагылыш таба, болар — А. Островскийның “Соңлаган бәхет”, Л. Гершның “Ирекле күбәләкләр”, С. Лобозеровның “Көтелмәгән “кунак”, Г. Хугаевның “Ычкындырмыйк кияүне!”
Бүген театрның иҗади юнәлешен ике режиссер билгели. “Нур” театры дәүләт статусы алып эшли башлаган көннәрдә аңа аякка басарга, иҗади юлын табуга зур көч салган, бүген янә театрның баш режиссеры булып эшкә кайткан Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Байрас Ибраһимов һәм шулай ук ике дистәгә якын гомерен “Нур” театры иҗатын үстерүгә багышлаган нечкә зәвыклы режиссер, Башкортстанның атказанган артисты Илдар Вәлиев. Бу ике шәхеснең ижади эшчәнлеге репертуар сәясәтен яхшыртуга, театр үсешенә зур өлеш кертә. Икесе ике төрле карашлы режиссер, ләкин икесенең дә актерларга һәм тамашачыларга әйтер сүзе үтемле һәм кыйммәтле. 2007 елдан 2017 елга кадәр театрның баш режиссеры булып хезмәт иткән Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әбелхәер Сафиуллин — театр тарихында бик зур эз калдырган шәхес. Театр читтән режиссерлар чакыру тәҗрибәсенә дә бик уңай карый. Бу адым репертуарга яңа сулыш өрә, труппаны үстерә, тамашачының зәвыгын киңәйтә.
“Нур” театрының сәхнә гөмбәзе шулай ук бай, чагу һәм төрле төсләрдән тукылган. Ул киң танылган сәхнә осталарыннан, тамашачы мәхәббәтен яулаган абруйлы артистлардан һәм үзенең яшьлеге, ташып торган иҗади дәрте белән аерылып торучы талантлы актерлардан гыйбарәт. Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты С. Сираева, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Резида Фәхруллина, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Рәсимә Гайфуллина, Башкортстанның халык артистлары Финә Вәлиева, Рушат Мөдәрисов, атказанган артистлары Миңнинур Сәетова-Гыйззәтуллина, Гөлназ Мөхәммәдиева, Мәхмүт Фатыйхов, Резида Зарипова, Лияна Хәертдинова, Зөһрә Шәрәфетдинова, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Дамира Саетова, билгеле сәхнә осталары Альберт Шәйхетдинов, Ирина Ганиева, Айрат Фатыйхов, Альберт Шәрәфетдинов, Эльмир Газизуллин, Айсылу Гомәрова, Эльмир Хәертдинов, Рида Фәхрисламова, Гөлназ Биктимерова, Айгөл Габдуллина, Ленария Хаҗиева, Айнур Баянов, Вилдан Мисбахов иҗади коллективның үзәген тәшкил итәләр. Тирән таланты, матур сәхнә иҗаты белән тамашачы мәхәббәтен яулаган яшьләребез исә театрыбызның киләчәге: Риф Гобәйдуллин, Илгизә Муллабаева, Илшат Салаватов, Гөлназ Кашапова, Марат Хәсәнов, Чулпан Раянова, Айгөл Юнысова, Лилия Таҗетдинова, Динар Тимершәехов һәм башкалар. Аларның һәрберсе театр иҗатыңда үз урынын тапкан кабатланмас бизәк булып тора.
2014 елдан театрны, оешкан чорында беренче артистлар рәтендә булып, аның үсешенә күп көч салган тынгысыз эшмәкәр Илдар Хаҗиев җитәкли. Шул дәвердә театрның матди-техник базасы күзгә күренеп алга китте. Яңа иҗади проектлар туып тора. Яңа планнар билгеләнә. Аларны тормышка ашырыр өчен Илдар Хаҗиев бөтен мөмкинлекләрне тудырырга тырыша, театрны үсеш юлында тоту өчен барлык көчен сала. Соңгы елларда гастрольләрнең географиясе киңәйде: Ырынбур, Пермь, Самара өлкәләре. Казанга гастрольләр турында Г. Камал театры җитәкчелеге белән килешү төзелде – “Нур” театры ике ел саен Казан тамашачысына яңа спектакльләр программасы тәкъдим итәчәк.
Театрның баш режиссеры Байрас Ибраһимов сәхнәләштергән немец драматургы Роланд Шиммельпфенниг әсәре буенча “Үткәннән килгән ханым” спектакле милли драматургиядән нык аерыла. Эксперименталь эш буларак туды ул. Шулай булуына карамастан, тамашачының һәм җәмәгатьчелекнең кызыксынуын уятты. Театр белгечләре, тәнкыйтьчеләр әсәрне аеруча югары бәяләде. Шул уңайдан коллектив төрле фестиваль программаларында уңышлы чыгыш ясап килә. Шулар арасында Казахстанның Актау шәһәрендә узган II Халыкара Каспий диңгезе илләренең театр фестивалендә катнашу аеруча зур шатлык һәм мәртәбә булды. Төп рольне башкаручы артистка Ирина Ганиеваның һәм, гомумән, бөтен коллективның эше бик югары бәя алды.
“Нур” театры һәрвакыт эзләнүләр, яңа табышлар юлында. Аның еллар сынавын үткән матур традицияләре һәрвакыт заман сулышы белән үрелеп, яңа технологияләр үсешендә баеп тора. Бүгенге милли драматургия өлкәсендә дә, спектакльне сәхнәләштерү алымнарында да гел яңалыкка омтыла театр. Әмма нинди генә заман шаукымы да театрның түрендә булырга тиеш милли рух, гомумкешелек кыйммәтләрен үзгәртмәячәк. Аның кыйбласы, алда әйтеп үткәнебезчә, гел нурда, яктылыкта булачак!
Гөлнур УСМАНОВА,
театрның әдәби бүлеге җитәкчесе.