+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
20 декабрь 2019, 05:35

Хәмдүнә апа "буш башак" дияргә тиеш идеме?

"Татар җыры-2019" матбугат конференциясендә халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева, Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевка шелтә белдереп, аны "буш башак" белән чагыштырган иде.

"Татар җыры-2019" матбугат конференциясендә халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева, Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевка шелтә белдереп, аны "буш башак" белән чагыштырган иде.
"Татар Тудей" бу вакыйгага карата татар эстрадасы йолдызларының мөнәсәбәтен ачыклаган.
Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев үзенең барысы, хәтта дошманнары белән дә дустанә мөнәсәбәттә булырга теләвен белдерде. "Мин күперләрне яндырырга яратмыйм", - диде ул.
Җырчы Гөлназ Асаева, Хәмдүнә апа - ул легенда, аңа барлык нәрсә дә гафу ителергә тиеш, диде. Ә Фирдүскә моны исәпкә алмаска, җавап бирмәскә кирәк иде, дигән фикердә ул. Татарстанда җырчылар арасында дуслык бармы, дигән сорауга ул "юк" дип белдерде. Ә менә Башкортстанда бар икән.
"Болгар радиосы" җитәкчесе җырчылар арасындагы бәхәсләрнең халык арасына чыгуына хафалана. Мондый хәлләр артистлар арасында гына калырга тиеш, ди ул.
Читайте нас