Филүс Каһиров табибларга нәрсә дип мөрәҗәгать итә?
Кышка аяк бастык. Яңа ел якынлаша. Татарстанның “алтын тавышы” салкын тидермәс өчен үзен ничек саклый икән?
– Әллә нинди мактанырлык ысуллар кулланган юк. Шулай да профилактиканы көздән башлыйм. Сарымсак, суган, помидорлы керән катнашмасы ашыйм. Лимон, цитруслылар белән дус мин. Балык мае эчәм, витаминнардан да баш тартмыйбыз. Балаларга суган, сарымсак ашатып булмый, балык мае бирәбез.
– Табибларга еш мөрәҗәгать итәсеңме?
– Еш димәс идем. Минем ашказаны белән проблемалар бар. Сару кайнаудан интегәм. Шуңа күрә камыр ризыклары ашамаска тырышам, ит, яшелчә белән туклану яклы мин. Җиләк-җимештән дә баш тартмыйм. Табибларга әнә шул сару кайнау белән мөрәҗәгать иткәнем бар. Кан басымым да уйнаштыргалый. Аны да тикшертеп торам, - дигән ул "Акчарлак" хәбәрчесенә.