+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
20 декабрь 2019, 06:45

Татар эстрадасына кара тәнлеләр килә

Bojay David исемле кара малай, "Алмагачлары", "Уфтанма"ларны җырлап, татар концертларында күренеп кала иде. Инде хәзер Нияз Җәләлов концертында - Рания... Ә кем соң ул Нияз Җәләлов дисезме? Менә хәзер белерсез инде!

Аның концертында кара тәнле кызның биюен егетләр генә ошаткандыр. Юк ла, беркем дә ошатмаган ахрысы..
«Коточкыч!»

«Әләй гыйбрәт… Гайрәт чигергеч…»

«Татар эстрадасы».

«Кара тәнле кыз Рания чыгышы белән нинди раса кызы ул? Биюенә аптырамыйм, үз милләте биюе бугай… Татар концертларында мондый бию бармый, билгеле, татар күлмәген киеп, безнеңчәрәк биеп караса ни хәлдә булыр иде икән».

«Ә бу Рания концертларда нинди телдә җырлый икән? Татарчасы да шушы биюе төследер инде… Биленә бәйләгән чүпрәге бигрәк кыска, сәхнәгә алай чыкса… Бәлки чыкканы да бардыр… Уф, аркаларым чымырдап китте».

«Татар эстрадасы кая тәгәри?»

«Каравыл!»

«Әлләкәем».

«Мәгънәсезләр, тьфү!»

«Сәхнәдә бии торган бию түгел инде, төнге клубка барып биесен».

Менә шундыйрак фикерләр белән тутырганнар Ниязның социаль челтәрдәге сәхифәсен. Ә сез нинди фикердә?

Фото: vk.com сайтыннан
Читайте нас