Башка артистларга да аңардан үрнәк алырга кирәк.
Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов мөмкинлекләре чикле балалар өчен концерт куйган һәм аларга бүләкләр тапшырган. Ул үз төркеме белән бер көн эчендә дүрт урында концерт куярга өлгергән.
Салават абый башка артистларны да шундый балалар өчен концерлар куярга чакыра.
"Изге эшләр һәрвакыт кирегә кайта ул" дип язган ул интернет челтәрендә.
Салават абый шундый концертларны ел да оештыра, төрмәләрдә чыгыш ясый. Башка артистлар да аңардан үрнәк алсын иде.
Афәрин, Салават абый!