+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
22 декабрь 2019, 06:25

Фирдүс Тямаев җиләк-җимеш сата башлаган

Җырчы Фирдүс Тямаев төрле эшләр эшләп йөри икән.

Җырчы Фирдүс Тямаев төрле эшләр эшләп йөри икән.

Бу юлы ул җиләк-җимеш сатуга «керешкән». Фирдүс базарда төшерелгән видеоны инстаграмдагы сәхифәсенә куйды.
Анда җырчы халыкны җимеш сатып алырга өнди. «Яңа ел җитә, миңа җимеш алырга килегез», — дип яза ул.

Роликта Фирдүс: «Ананас, ананас, кара җимеш, кызыл җимеш», - дип сөйләнә. Бер кызга дәшеп карый, тик сатып алучы күренми. «Миннән сатучы чыкмый, булмады бу», — ди Фирдүс көрсенеп.

Шунда бер хатынга: «Бездән аласызмы?», — дип дәшә. Хатын аңламагач, урысча дәшеп карый, акция тәкъдим итә. «Өч кило алсагыз, дүртенче килосы илле процентлы ташлама белән», — ди.

«Ике груша алсагыз, дүртенчесе бушка, барыбер череп бетә», — ди «сатучы» Фирдүс.
Фото: Инстаграм
Читайте нас