Зәйнәп Фәрхетдинова үзенең стилен тәнкыйть итүчеләргә мөрәҗәгать итеп, ярдәм сораган.
«Хөрмәтлеләрем, күпме сүгәргә була инде мине?! Киенергә ярдәм итегез әле. Бармы арагызда стилистлар! Мин әзер. Яңа елдан яңа программама нәкъ сез күрергә теләгәнчә киенермен, языгыз, сездән киңәшләр көтәм!» — дип язган Зәйнәп Фәрхетдинова.
Моңа кадәр җырчыны тәнкыйтьләгән кешеләр дә гаҗәпләнеп калган булса кирәк, киңәш бирүчеләр күренми.
«Бәрәкалла».
«Нәрсәгә кеше сүзенә карарга, үзегезгә ничек ошый, шулай киенегез».
«Бик матур утырасыз әле монда. Акча булганда, стилист табу зур проблема түгелдер. Ә менә үзен җырчыга санап йөрүче күпләрдә Зәйнәп Фәрхетдинова тавышы булмау анысы башка тема. Күпләр матур киенеп чыга сәхнәгә, өч тиенлек тавышлары юк. Иң мөһиме — җырлагыз сез».
«Ииии, киемдәмени эш!? Сездә - беркемдә дә юк моң һәм Ходай биргән тавыш».
«Тәнкыйтьләргә кем ярата, көзгедән карасыннар», - дигән язулар күренә.