Танылган юмор остасы Әбри Хәбриевның башына кайгы төшкән.
Әйткәндәй, ул аны гомере буе озатып йөри икән. Ул - Салават Фәтхетдиновның укучысы. "Татар-тудей" хәбәрчесенең: "Салават абыйдан еш эләктеме?" - дигән соравына Хәбриев:
- Укыган вакытта гел мине сүгә иде ул. Мин, гомумән алганда, соңгы елларда үземне «студент-отшельник» итеп хис итә идем. Әле хәзер генә бераз башка төрле. Укыган вакытта һаман тәнкыйтьләде ул мине. Миндә «Салават абый мине яратмый» дигән комплекслар да барлыкка килде. Дөресен генә әйткәндә, бу әйбер миндә хәзер дә бар, - дигән.
– Тәнкыйтьне ничек итеп күтәрәсең син? Һаман алга барырга нәрсә этәргеч бирә?
– Бәлки яшь өстәлә барган саен, акыл төшенчәсе дә артадыр. Дөньяны кабул итү башка төрле була башлыйдыр. Мәсәлән, сине бүген тәнкыйтьләделәр, ди. Тәнкыйтьне дә бит әле шул өлкәдә белеме булган, эшләгән, авырлыкларын үз җилкәсендә тойган кеше генә әйтә ала. Ә калганы тырнак астыннан кер эзләү генә. Мин үзем дә, мәсәлән, белмәгән өлкәм турында сүз әйтә алмыйм.