Киләсе 2020 елның Яңа ел яллары Башкортстаныбызда бик күңелле булачагы һәм бәйрәм чаралары күплелеге белән аерылып тормакчы.
Мәсәлән, 4 гыйнварда Уфа шәһәренең Сипайлово бистәсендәге Кашкадан паркында җигүле атлар парады утәчәк. Анда 50гә якын экипаж катнашыр дип көтелә. Анда Кыш бабайлар, Карсылулар белән бергә гармунчылар да катнашачак.
Мондый бәйрәмнең сиксәненче еллардан бирле үткәрелгәне юк икән. Оештыручылар җигүле атларда җилдерүче Кыш бабай белән Карсылуны открыткаларда гына күреп үскән һәм моның ни икәнен дә белмәгән балаларны һәм ата-аналарны чын мәгънәсендә сихри, могҗизалар иленә чакырып кала.
Чара 11.00 сәгатьтә башлана. Ялларыгыз күңелле һәм фәһемле үтсен!