+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
23 декабрь 2019, 08:20

Зинира һәм Ризат Рамазановлар Яңа елны ничек каршылый?

Кайчан карама гастрольдә алар. Әллә Яңа елны да юлда каршыларга җыеналармы?

Кайчан карама гастрольдә алар. Әллә Яңа елны да юлда каршыларга җыеналармы?
- Чыннан да, без сентябрьнең башында гастрольләргә чыгып китәбез дә декабрьнең ахырында гына кайтып керәбез. Себер, Башкортстан, Екатеринбург, Чиләбе кебек башка өлкәләрдә йөрибез. Шуңа күрә баланы сагынып кайтабыз, ул үзе дә, көннәрне санап, сагынып көтә, без гастрольләрдә булганда бала караучы белән тора.Декабрь ае безнең өчен бик якын, чөнки 7 декабрьдә - кызыбыз Айгизәнең туган көне. Без аны инде: «Кызым, тагын азрак түзсәң, без кайтабыз, туган көнеңне үткәрербез», – дип юатып торабыз.Аннары инде Яңа ел да җитә. Быел әле матур чыршы алырга сөйләштек, метр ярымлыны, аны матур итеп бизәргә планлаштырабыз. Яңа ел бит ул - балачактан ук көтеп алына торган бәйрәм. Без Зинира белән гаилә корган гына вакытта үзебез дә Кыш бабай, Карсылу булып киенеп, балаларның күңелен күреп йөри идек. Костюмнар әле дә саклана, шул костюмнарны киеп, танысалар-танымасалар да, дусларның, туганнарның балаларын котлап килергә тырышабыз. Айгизәне котларга да Кыш бабай чакыртабыз, чөнки ул мине таный инде.Яңа елны каршылауга килгәндә, Зинира, Яңа елга яңа кием белән керергә кирәк, ди. Барыбызга да яңа күлмәкләр алып, шулай каршыларга тырышабыз. Алай әллә ни гореф-гадәтләр юк. Каз әзерлибез (әниләр каз асрый), аны карабодай белән тутырып пешерәбез. Быел менә ике як әти-әниләрне кунакка чакырдык.Мин үзем диңгез продуктларын яратам: диңгез кысласы (креветки), сөләйман балыгы, устрица, мидияләр. Ризыкны артык күп әзерләүне хупламыйм, соңыннан әрәм була бит. Минем «фирменый» ризыгым ‒ тәмле итеп кыздырылган диңгез кысласы. Мин аларны төрле соуслар белән күп итеп бәйрәм табынына әзерләргә тырышам, - ди Ризат Рамазанов.Бу хакта "Сәхнә" журналы яза.Ә сез ничек каршы алырга җыенасыз Яңа елны? Әйдәгез, планнарны бергә барлыйк, дуслар!
Фото: vk.com сайтыннан.
Читайте нас