+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Мәдәният һәм сәнгать
24 декабрь 2019, 05:40
Гүзәл Уразова: "Яңа елга казны кем ничек пешерә?"
Җырчыга бәйрәм табынына бик кызык рецептлар тәкъдим итәләр.
Җырчыга бәйрәм табынына бик кызык рецептлар тәкъдим итәләр.
"Оливье" салаты, мандарин… Тагын нинди Яңа ел ризыклары бар, дуслар? Татарда иң-иң Яңа ел ризыгы ул - каз, минемчә! Бәйрәм табынына каз әзерлисезме? Алма белән? Караҗимеш белән? Тагын ничек ясарга була?» дип пост язган җырчы.
Инстачылар табынга койка, пилмән, уха чыгарырга тәкъдим иткән. Аларның күбесе Яңа елны казсыз каршы алмый икән. Иң тәмле каз - эченә айва салынганы, дип мактаганнар.
«Каз эченә әчетеп тозланган кәбестә һәм әфлисун тутырабыз, өстенә бал белән горчица сылыйбыз. Кәбестә майны үзенә сеңдерә, ит сусыл була»;
«Ә мин казны карабодай белән гөмбә тутырып ясыйм. Бик тәмле була. Карабодай казның артык маен үзенә сеңдереп пешә, аннары гарнир урынына кулланам»;
«Алма белән тутырырга була, эченә дөге белән йөзем тутырсаң, гарнир өчен дә, тәмле дә була».....
«Казны алдан тозлап, өстенә кара борыч сибеп, 1 лимон белән ышкып, шул калган лимонны эченә тыгасың да махсус җиңсәгә тыгып, духовкага куясың. Җиңсәне бәйләгәч, 3-4 урыннан тишәргә. Пешеп чыгар алдыннан җиңсәне ачып, тагын 15 минут духовкада тотарга»;
«Без казны фольгага төреп пешерәбез. Тоз, сарымсак, майонез белән сылыйбыз»;
«Иттә ит тәме булырга тиеш. Тәмле иткә бернинди дә тәмләткеч кирәкми».
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"