+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
25 декабрь 2019, 06:25

Элвин Грей «Татар җыры»на бармаган. Кемгә үч иткән?

Башкортстанның атказанган артисты Радик Юлъякшин "Татар җыры" халыкара фестивалендә ни өчен катнашмаганлыгын Инстаграм битендә язган. Кем ышана, кем юк...

Башкортстанның атказанган артисты Радик Юлъякшин "Татар җыры" халыкара фестивалендә ни өчен катнашмаганлыгын Инстаграм битендә язган. Кем ышана, кем юк...
«Казанда „Татар җыры“нда ни сәбәпле катнашмавым турында күп сораулар бирәләр. Бу теманы ябасым килә. Бик тыгыз гастроль графигы белән бәйле рәвештә, минем белән бәйле булмаган сәбәпләр аркасында, билгеләнелгән вакытка Казанга кайтырга өлгермәдем. Чараны оештыручылардан һәм тамашачылардан гафу үтенәм. Аңлауга өметләнәм», — дип язган ул.

Халык моңа төрлечә караган: «Ышанмыйбыз», «Алар Тямай белән „тусить“ иттеләр», «Ышандык, имеш. Ярый, сәбәпләре булгандыр», «Йолдызланды», — дигәннәр.

«Мин Мәскәүдән Казанга 21:12 рейсы белән очтым. Шул ук рейс белән Радик та очты», «Радик беркайчан да алдамый, һәрвакыт ничек бар — шулай сөйли. Аны шуның өчен хөрмәт итәләр дә. Күңелне әрнетә торган тарих уйлап табып була иде», «Аның тыгыз концерт графигы булу сәбәпле, һәрвакыт чарага килеп өлгереп булмый, аңлагыз», «Радик, син акланырга тиеш түгел, без барысын да яхшы аңлыйбыз», — дип яклап язганнар.

«Татарча җырлар» каналында «Ә без беләбез менә, чөнки ул Мәскәүдә бизнесмен Ильяс Вәлиуллинның туган көнендә иде! Бөтен Мәскәү бизнесменнарына „Уфтанма"ны җырлап күрсәтте ул, маладис», — дип язганнар. Радикның „гастрольләрдә идем“ дигәненә җавап итеп, „Туган көндә җырлау гастрольгә керәмени ул“ кебек язмалар да бар...

Ничек кенә булмасын, "егет сүзе - бер" булмагач, яхшы түгел инде...



Фото: vk.com сайтыннан.
Читайте нас