+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
25 декабрь 2019, 07:10

"Күлмәгеңне салып ыргыт, килешми..."

Гүзәл Уразованың тетмәсен теткәннәр.

Гүзәл Уразованың тетмәсен теткәннәр.

Бүгенге эстрада артистлары күз өстендәге каш кебек, һәркемнең игътибар үзәгендә торалар. Аларның үз-үзләрен тотышы, гаилә мөнәсәбәтләре, ничек туклануы һәм киенүләре кызыксынучан тамашачыларның игътибарыннан читтә калмый.
Шулай, Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованың өстендәге күлмәген тәнкыйть утына тотканнар. «Бу күлмәгеңне ыргыт инде, бөтенләй килешми...» – дип язган бер пырдымсыз ханым.

Җырчының бу сүзләргә күңеле кителгән, «Менә ыргытмыйм әле, үзегез сатып алыгыз да ыргытыгыз, яме? Киям әле рәхәтләнеп, мин аны эшләп, тир түгеп алдым, ул миңа кадерле. Киясем килә икән, киям инде мин аны. Бәхет телим сезгә», – дип җавап кайтарган Гүзәл тамашачысына.

Шулай булса да, Инстаграм тасмасындагы чираттагы язмасында инде җырчы күлмәк сайлауны тамашачылары белән ачык киңәшмәгә куйган.

"Кичәгесен ошатмадыгыз, менә хәзер үзегез сайлагыз инде, дуслар!" - дигән Гүзәл.
Фото:Инстаграм
Читайте нас