Уфада мондый чараның булганы юк иде әле. 3 гыйнварда Уфада беренче тапкыр Карсылулар парады узачак.
Чара «TERRA ZIMA» масштаблы Яңа ел фестивале кысаларында оештырыла. Ул кышкы көннәрнең иң бай һәм кызыклы вакыйгасы булырга вәгъдә итә.
Парадта Карсылу киемен кигән барлык теләүчеләр катнаша ала. Җыелу вакыты 14.00 сәгатьтә Совет мәйданында.
Карсылулар Совет мәйданыннан Ленин урамы буенча «Карвәнсарай» сәүдә-эшлекле комплексына кадәр барачак. Анда флешмоб һәм конкурслар узачак.
Иң актив катнашучыларга призлар тапшырылачак.