Салават Юлаев һәйкәле скульпторы Сосланбәк Тавасиевның тууына 125 ел.
Бөек Ватан сугышы вакытында Тавасиев гаиләсе Башкортстанның Стәрлебаш авылына эвакуацияләнә. 1941-42 елларда Сосланбәк Тавасиев Уфа шәһәре рәссамнар берлегенең җаваплы секретаре була. 1941-46 елларда Башкортстанда яшәгәндә Тавасиевта Салават Юлаев һәйкәлен ясау идеясе туа һәм соңрак ул аны тормышка ашыра.
Салават Юлаев һәйкәле 1967 елда Уфада, Агыйдел ярында куела. Әлеге һәйкәл өчен скульпторга БАССРның халык рәссамы исеме бирелә. Ул Сәнгать академиясенең алтын медаленә лаек була һәм СССР Дәүләт премиясе (1970) белән бүләкләнә.