+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
30 декабрь 2019, 15:40

Яңа ел төнендә Элвин Грей бушлай концерт бирә

Яңа ел төнендә Уфада башкорт һәм татар эстрадасы йолдызы Elvin Grey (Радик Юлъякшин) концерт белән чыгыш ясаячак. Аның программасы "Кәрвансарай" каршындагы мәйданда узачак.

Яңа ел төнендә Уфада башкорт һәм татар эстрадасы йолдызы Elvin Grey (Радик Юлъякшин) концерт белән чыгыш ясаячак. Аның программасы "Кәрвансарай" каршындагы мәйданда узачак.

"Дуслар! 31 декабрьдә Башкортстанның төп Яңа ел мәйданында Сезнең белән бергә булачагыбызга шатмын. Керү ирекле, барыгызны да чакырам! Әйдәгез, бергәләп алга китик, бу тылсымлы төн гомер буена якты хатирәләр белән истә калсын! Үзегез белән яхшы кәеф кенә алыгыз. Алкоголь белән снюсны чүп савытына салабыз", - дип язган артист социаль челтәрдәге битендә.
Elvin Grey һәм аның командасының чыгышы "TERRA ZIMA" фестиваленең иң көтелгән вакыйгасы булачак. Беренче тапкыр ул былтыр узды һәм берничә мең уфалыны һәм башкала кунакларын җыйды.

"Бу юлы фестиваль ике мәйданчыкта узачак — "Кәрвансараай" сәүдә-эшлекле комплексы һәм "Кашкадан" мәдәният һәм ял паркы территориясендә. Фестиваль кунаклары өчен оештыручылар бик зур күңел ачу программасы әзерләгән, анда һәр кунак җанына хуш килгән күңел ачу чарасы таба алачак. "TERRA ZIMA" кышкы көннәрнең иң кызыклы һәм бай вакыйгасына әверелергә охшаган", — дип хәбәр итәләр мэриянең матбугат хезмәтендә.
Фото: Башинформ.
Читайте нас