Һәм Кыш бабайдан нәрсә сорый?
Хәмдүнә Тимергалиева: «Яңа елны мин, ялгыз кеше буларак, берүзем каршылыйм. Телевизордагы барлык программаларны карап уздырам. Ял итәм.
Мин элекке совет чоры киноларын карарга яратам. Хәзер күңелгә ошамаган әйберләр дә күп. Урамнан кергән юк-бар җырчыларны карап булмый инде. Вакытлыча гына булган җырчылар бар. Гомумән, совет чорында яхшырак иде дип уйлыйм. Шул тәрбия белән үскән мин. Тәртип бар иде, хәзерге заманда кимчелекләре күп.
Кыш бабайдан сорый торган бүләкме? Хм… Озын гомер бирсен иде. Яшисе килә!».