+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
1 гыйнвар 2020, 17:42

Уфа тарихы музее бәйрәмнәрдә бушлай эшләячәк!

Уфа шәһәре тарихы музее 3 гыйнварда эшли башлаячак. Анда бушлай керергә мөмкин булачак.

Уфа шәһәре тарихы музее 3 гыйнварда эшли башлаячак. Анда бушлай керергә мөмкин булачак.
Музейның бәйрәмнәрдәге эш графигы: 2020 елның 1-2 гыйнвары – ял көннәре, 3-5 гыйнварда 10-19 сәгатьләрдә эшли, 6 гыйнвар – ял көне, 7-8 гыйнвар – 10-19 сәгатьләрдә эшли.
Төп экспозиция белән танышудан тыш, уфалылар һәм башкала кунаклары билгеле рәссам-карикатурачы Камил Бузыкаевның “Менә карале” күргәзмәсен карый алачак. Рәссам иҗаты белән 10 гыйнварда танышырга мөмкин.
Уфа шәһәре тарихы музее Ленин урамындагы 72нче йортта урнашкан.
Бәйрәмнәрне фәһемле үткәрик!
Читайте нас