Ни генә дип әйтсәләр дә Илсөя түзә инде.
Танылган җырчы Илсөя Бәдретдинова инстаграмга олы аракы шешәсен тотып төшкән фотосын урнаштырган. Артистканың укучыларында фото шау-шу күтәреп ала.
«Кемнәр инде нормальный? Перекличка…» – дип язган җырчы. Әлбәттә, фотосурәт җәмгыятьне битараф калдырмый.
«Син бит мөселман баласы, ничек Аллаhтан курыкмыйсың?» - дигән ише комментарийларга Илсөя: «Хәләл вино бар!» - дип җавап кайтара.
«Хәзер алкаш дип әйтәләр инде», – дип шаяртып язган җырчының укучысы.