Русия Президенты Владимир Путин М. В. Нестеров исемендәге Башкортстан дәүләт сәнгать музее хезмәткәрләрен музейның 100 еллык юбилее белән котлады. Әлеге телеграмма Кремль сайтында дөнья күрде.
"Музейны оештыруның чишмә башында якташыгыз — күренекле рәссам, энтузиаст һәм подвижник Михаил Васильевич Нестеров торган, ул туган шәһәренә уникаль иҗади эшләр коллекциясен — үзенең дә, башка бик күп талантлы осталарның иҗат җимешләрен да бүләк иткән", — диелә котлауда.Президент Нестеров җыйган коллекциянең "музейның иң бай экспозициясе нигезен" тәшкил итүен дә ассызыклый.
Аның сүзләренчә, әлеге түгәрәк дата — Уфа һәм бөтен Башкортстанның мәдәни тормышында әһәмиятле вакыйга."Бик күп буын хезмәткәрләренең искиткеч һөнәри традицияләргә тугры булуы һәм югары компетентлылык нәтиҗәсендә музей сәнгатькә бәя бирүчеләрнең лаеклы рәвештә танылуына иреште, ә аның фондлары яңа, кызыклы экспонатлар белән үсә", — ди Владимир Путин.
Дәүләт Башлыгы учреждение коллективына сәнгать, рухи һәм тарихи мирасны саклау буенча нәтиҗәле эш һәм уңышлар тели.
Фото: "Башинформ" агентлыгыннан