Илсөя Бәдретдинова бик кирәкле нәрсәсен сатуга куйган.
Татарстанның "атказанмаган" җырчысы Илсөя Бәдретдинованың Инстаграмда бүген 257 мең язылучысы бар.
Артистканың тормышын социаль челтәрләр аша көн саен даими рәвештә күзәтеп-карап баручылар күп: яратып тыңлаучылары да, күралмаучылары да шактый. Һәр посты диялек меңәрләгән карау, лайк җыя. Комментарийлары да йөзләп. Алары турында аерым сүз.
Илсөя Бәдретдинованың аккаунтындагы комментарийлар арасында матур комплиментлар, яхшы теләкләр бик күп. Әмма тозсыз сүзләр, әдәпсез сораулар, негатив язулар да җитәрлек. Эт урынына сүгүчеләр, ямьсез гайбәтләр, күңелгә тиярлек сүзләр язып калдыручылар да бар.
Андыйлар турында җырчы журналистларга: "Башка сыймаслык... Мөнәсәбәтләр ачыклап йөрергә вакытым гына юк... Инстаграмда шулхәтле пычрак аталар. Алар ничек яши икән? Бер түземлегем бетәр инде... Сәгате суккач, судларда йөрмичә булмас, ахры," - дип белдергән иде.
Бу вакыт килеп җиткән, ахрысы. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, җырчы үзенең Инстаграм битен сатуга куйган. "Инстаграм битемне сатам! Бәясе - 10 000 000 сум! Башкача Инстаграмда теркәлмәячәкмен!!! Үз -үзләрен азаплап, мине карап утыручылар өчен менә дигән яңалык. Җыелышыгыз!" - ди Илсөя Бәдретдинова киная белән.
"Матбугат.ру" фаразлавынча, бу хәлләргә артистканың шешә тотып төшкән шаярулы фотосы һәм шуннан соң боз сөңгеләре урынына яуган пычрак комментаийлар сәбәпче булгандыр. Җырчының кинаяле постына җавап итеп, композитор Айдар Тимербаев төрттерүле шигырь язып калдырган. Җырчы Рифат Зарипов та шунда ук эләктереп алып, бу сүзләргә көй язып бирүен үтенә... Бәдретдинова бик кирәкле нәрсәсен сатуга куйган.