Ату тарихы турында ул Уфага килгәч безнең хәбәрчегә дә сөйләп киткән иде. Бу хакта ТНВ каналындагы "Әй язмыш, язмыш..." тапшыруында да сөйләгән.- Миңа криманаллы Русиядә криминалсыз гына яшәргә туры килде. Криминалда булган булсам, әллә кайчан үлгән булыр идем. Минем бизнес белән проблемалар туды. Качып йөрергә туры килде. Автоматлар белән өйгә килеп, бөтен нәрсәне алып чыгып киткәннәре дә булды. Бернәрсәсез калып, тормышны яңадан башлаган бар. Миңа ике тапкыр аттылар. 1995 елның 1 гыйнварыннан исә минем башка төрле тормыш башланды, - дигән Раил әфәнде.