Яраткан җырчыбыз намазга басканмы әллә?
Салават Фәтхетдинов Инстаграмга үзенчәлекле видео урнаштырган. Бер бала намаз укый, аңа энесе комачаулый. Бала, «Аллаһу әкбәр» дип кычкырып, энесенең битенә сугып җибәрә. «Намаз укыганда комачауламагыз. Җыр бетмичә, кул чапмагыз», — дип язган җырчы.
Бу видео укучыларда каршылыклы фикерләр тудырган. Берәүләр болай дип яза: «Нинди молодец»;
«Сукканы кабул булмаса ярый инде!»;
«Минем әнием оныклары башыннан чапса да намазын укый»;
«Намаз укучы кешенең алдында йөрергә һәм комачауларга ярамый. Өлкәннәр баланы алырга, намазның әһәмиятле икәнлеген аңлатырга кирәк».
«Намаз укучының алдына басучыны этеп җибәр, дигән, бу бала басып кына калмый, Аллаһ әкбәр дип суга бит, икенче алай комачауламас»;
«Намаз укучы бала молодец»;
«Кечкенәдән Аллаһ әкбәр дип суккач, ни була? Алдагысын уйларга да куркыныч. Үскәч хатынына суга бит бу»;
«Димәк, җыр беткәнче кул чабучыларны Салаватның шулай тукмыйсы килә»; «Иманлы бала!» дип язучылар да шактый.