Әллә аларда каберстанга төнлә йөриләрме?
"Атказанмаган" җырчының Инстаграм сәхифәсе ярыйсы ук тәфсилле.
Яңа ел бәйрәмнәрендә туган ягы - Татарстанның Лениногорск районына кайтуын да ул кызыклы тасвирлаган: апасы белән җизнәсенең 18 сыеры, "бирән" бәрәннәре янында фотога төшкән, пары чыгып торган бәлеш, каймак, каз һәм башка авыл сыйлары белән тулы өстәл янында видео төшергән.- Берни күрсәтер хәл юк, барысын да фотога төшерә, - ди апалары.Илсөя, аларны яратып, "апайлар" дип дәшә.
Гомумән, ул гаҗәеп туган җанлы булуы белән күңелгә керә. Аның концертларында әбисе, әтисе, әнисе турындагы монологларны күз яшьләре белән тетрәнеп тыңлыйсың. Алар алдан язылып, репетицияләр белән ныгытылганга охшаган.
Әмма бу алай түгел икән - барысы да импровизация.
Уфада бу концертларны ике көн рәттән карарга туры килде. Икесендә дә монологлар каз теше кебек тезелеп кенә торды, әмма узган концерттагысы киләсесендә кабатланмады.
"Туган тел" каналында "Ел җыры" номинациясенә ирешкән "Гафу ит, әнкәй!" җыры - шул хисле чыгышларның дәвамы.Илсөя кышкы кичтә туган авыл зираты янына килеп туктагач, машинасындагы радиоалгычтан нәкъ шул җыр башланган. "Әбием, әти-әни каберен кар каплаган инде, әмма алар минем монда икәнемне сизәдер", - ди җырчы Инстаграм сәхифәсендә.