+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
10 гыйнвар 2020, 07:10

"Карт үгез кебек үкерәсең..."

Популяр җырчы, Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев иҗатын күпләр ярата. Әмма яратмаучылар да бар.

Популяр җырчы, Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев иҗатын күпләр ярата. Әмма яратмаучылар да бар.

Татар эстрадасы сәхнәсенә дәртле җырлар белән килеп кергән мишәр егете Фирдус Тямаевның иҗат стиле соңгы елларда башка юнәлеш алса да, җырчының тамашачылар аудиториясе елдан-ел арта һәм гастрольләр географиясе киңәя бара.
Ничек кенә булмасын, кеше уңышларына көнләшүче, тәмсез телле тамашачылар да җитәрлек. Андыйларны яшьләр телендә «хэйтер» диләр. Фирдус Тямаев та еш кына шушы хэйтерларны «котырту» өчен төрле гамәлләрне махсус эшли, дип яза "Сәхнә".

Җырчының күптән түгел Инстаграм социаль челтәрендә урнаштырган, тавыш яздыру студиясендә төшергән видеосы астына төрле комментарийлар язганнар. Мәсәлән, «Яңа елдан соң телевизордан концертыңны карадым. Карт үгез кебек үкерәсең, "Мишәрләр!" дип кычкырасың, әллә залда гел мишәрләр генә идеме?» – дип язган бер ханым.

Җырчы бу сүзләргә битараф кала алмаган: «Сезнең бәйләнергә башка сәбәп калмадымы әллә? Мин сәхнәгә чыкканнан бирле «Мишәрләр, впереееееед!» дип кычкырам. Тыныч кына яшәгез әле», – дип җаваплаган артист.

Үкерүен дә үкергәли инде... Килешәсезме?
Фото: Инстаграм
Читайте нас