+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
10 гыйнвар 2020, 12:40

"Кырыгар чиләк чөгендер турый идем..."

Җырлый-җырлый. Өчәр сәгать буе. Җырчы Лилия Муллагалиева әнә шундый хезмәт тәрбиясе алып үскән.

Җырлый-җырлый. Өчәр сәгать буе. Җырчы Лилия Муллагалиева әнә шундый хезмәт тәрбиясе алып үскән.

"Безнең гаиләдә әти һәрвакыт беренче урында торды. Ул: “Эш, эш, эш, тормыш – көрәш!” – дип кабатлый иде. Эшләп үскән бала гына тормышта нык тора, авырлыкларга бирешми.
Малларны күп асрадык. 14-15 олы терлектән тыш, 50 баш сарыгыбыз бар иде. Җырлый-җырлый 40ар чиләк чөгендер турый идем. Өчәр сәгать буе. Мин аны бик теләп тураганмы әллә?! Телисеңме, теләмисеңме – күнегәсең, аннары ул бер шөгыльгә әйләнә. Шуннан соң аны көн саен көтеп ала башлыйсың.

Балаларыбызны да эш белән тәрбияләп үстерәсе килә. Үз йортыбыз белән торгач, өлкән улыбыз Данилдан кар көрәттерәбез. Машина юу, өй кырыйларын чиста итеп тоту, бакчаны казу, тырмалау кебек эшләрне башкарырга тиеш ул. Кызымны камыр ризыклары, ашлар пешерергә өйрәтәм, - ди ул.

– Авылдан китеп, Казанда яшәү авыр булмадымы?

– Беренче елларда авылны сагынып нык тилмердем. Күрше авыл кызы Лилия белән фатирда яшәдек. Аның белән балконга чыга идек тә: “Әнекәем!” – дип кычкырып елый идек.
Бу хакта "Матбугат.ру" язган.
Фото: Инстаграм
Читайте нас