+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
10 гыйнвар 2020, 08:10

Салават Филүскә алтын бүләк иткән

Якташ кадерен белүче өлкән ага икән бу Зәкиеч! Юкка гына 60 ел буена акыл җыймаган..

Якташ кадерен белүче өлкән ага икән бу Зәкиеч!
Филүс Каһиров Инстаграм сәхифәсендә язылучыларга Салават Фәтхетдинов бүләкләрен күрсәтә."Салаваттан бүләккә" дип уеп язылган тирән агач әрҗәдә ниләр генә юк - Ерак Көнчыгыштан махсус кайтартылган кызыл уылдык, чәй-кәнфитләр, чәк-чәк һәм тагын да әллә күпме тәмле ризык.
Тышына "Мир яратам!" дип язылган агач тышлы, китап кебек ясалган савытта - башкорт балы. Аңа серле чип беркетелгән - телефонны якынрак китерсәң, Салават тавышы Яңа ел белән котлый һәм җырлап җибәрә.
Моннан тыш, иң кадерле бүләк тә бар, ул - Салаватның 300дән артык җыры яздырылган алтын флешка.
Филүс турында Салават: "Бу - җырлаучы түгел, бу - Җырчы!" дигән иде. Талантны күрә белә, аннан көндәш эзләми, әфарин!
Туган төбәктән читтә якташ та кардәш кебек якындыр инде...
Туган яклардан Туган көн котлауларын юллыйбыз җырчыга!
Фото: vk.com сайтыннан.
Читайте нас