Бу коллективта яше дә, карты да шөгыльләнә
Спектакль — ул һәрвакыт иҗади эзләнүләр белән бергә яңалык тудыру да. Автор язганнарга җаныңның бер өлешен, йөрәк җылысын да өстәргә кирәк. Нәкъ шунда гына матур һәм тамашачы күңелен яулардай спектакль туа.
Караидел мәдәният йортында эшләп килүче “Тамаша” театры 1999 елда оештырылган. 2012 елда коллектив халык театры исеменә лаек булган. Бүген монда татар һәм урыс труппалары эшләп килә. “Тамаша”да укытучы, табиб, тәрбияче, журналист, бухгалтер, китапханәче, нефтьче һәм башка һөнәр ияләре шөгыльләнә. Яшь аермалары да төрле — 16 яшьтән 75кә кадәр. Шәфкать туташы Розалия Әхмәдиева коллективка беренче көннән йөрсә, Люция Карамова 10 ел шөгыльләнә. Рузилә Кашапова әйтүенчә, театрга йөрү — аның тормыш асылына әйләнгән. 75 яшьлек Хәмит Яппаров “Россияне” хор коллективына йөрүдән тыш, “Тамаша”ның да иң актив әгъзаларының берсе. Шунысы кызыклы — бу кешеләрнең барысын да театрга булган мәхәббәт берләштерә.
Коллективның репертуарында егермедән артык спектакль бар. Шулар арасында Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр”, “Әлдермештән Әлмәндәр”, Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану”, Мостай Кәримнең “Кыз урлау”, Хәбибулла Ибраһимовның “Башмагым”, Гамир Насыриның “Яшел эшләпә”, Ибраһим Абдуллинның “Баҗалар” һәм башкалар тамашачы күңеленә юл ярган. Коллектив районда үткәргән бер генә чарадан да читтә калмый. Шулай ук, республикада үткән фестивальләрдә дә катнаша. Мәсәлән, быел “Тамаша” театр коллективларының республика фестивалендә катнашып, лауреат исемен яулаган.
— Безнең коллективка сәләтле, тырыш, уңган кешеләр йөри. Моның шулай булуына минем иманым камил. Чөнки көнозыны эшләгәннән соң алар репетицияләргә йөри, гастрольләргә чыга. Шуның өчен мин аларның һәркайсына, шулай ук район мәдәният йорты директоры Мирза Хөсәеновка, хезмәттәшләрем Фәдис Әхәтов, Филүс Шәңгәрәев һәм башкаларга бик зур рәхмәтлемен. Безнең коллективның тагы бер әгъзасының исемен искә алмау мөмкин түгел. Ул — Караидел районы хакимияте башлыгы Илдар Гарифуллин. Илдар Вил улы — театрны, мәдәниятне яраткан, аның проблемаларын аңлаган җитәкче булудан тыш, сәләтле артист та. Ул Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендә төп Әлмәндәр карт, Нәҗип Асанбаевның “Йөрәкләр кушкач” спектаклендә Салих рольләрен башкарды. Яныбызда мондый җитәкчеләр, хезмәттәшләр, райондашлар булганда, яңадан-яңа үрләр яулыйсы алда әле, — ди Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гүзәлия Әхмәрова.
“Тамаша”ның уңышлары, әлбәттә, аның җитәкчесе Гүзәлия Фоат кызы эшчәнлеге белән дә бәйле. Бу сәләтле, тырыш, уңган, эшсөяр ханым үз коллективына йөргән һәркемнең күңеленә юл ярган. “Тамаша”да шөгыльләнүчеләрнең аңа карата әйтелгән бихисап рәхмәт һәм эчкерсез мактау сүзләре моңа дәлил булып тора.
— Без коллектив әгъзалары белән зур бер гаилә кебек яшибез. Шатлык һәм кайгы-борчуларыбыз белән уртаклашабыз. Монда җаннарыбызга сихәт алып, тормыш ыгы-зыгысыннан арынып, өйләребезгә кайтабыз. Әлбәттә, һәркайсыбызның күңелен күргән, канатлар үстергән, үз-үзебезгә ышанычны арттырган җитәкчебез Гүзәлия Фоат кызына рәхмәтлебез, — диләр “Тамаша” халык театрында шөгыльләнүчеләр бертавыштан.
Бу коллективта шөгыльләнергә теләүчеләрнең исемлеге дә бар икән. Димәк, “Тамаша”ны халык ярата, аның абруе зур. Ә бу инде аның гомере озын булачагы турында да сөйли.
Зөһрә ИСЛАМОВА.
Караидел районы.