Яки яшьләр театрга йөриме?
Ни өчен без театрга йөрибез? Моңа һәркемнең үз җавабы. Шулай да кеше театрга гадәти ыгы-зыгыдан ял итү өчен генә түгел, ә ниндидер эмоцияләр алу өчен дә бара. Сәхнәдә геройларның гамәлләре белән соклану, алар белән килешү яки, киресенчә, аптырау, гаепләү хисләре туарга мөмкин. Тик спектакль — эмоцияләр алу өчен генә түгел, ул тормыш китабы, мәктәбе дә булырга тиеш. Нинди дә булса спектакльне карап чыккач, без нәрсәгә дә булса өйрәнергә, фәһем алырга тиешбез. Юкка гына Василий Ключевский “Тормыш аны өйрәнүчеләрне генә өйрәтә” димәгән бит.
XIX-XX гасырларда кешелек тормышына театр ныклап үтеп керә. Ниндидер премьераны көтеп алу, аның аншлаг белән үтүе гаҗәп хәл булмады. Тик XXI гасырда яшәүчеләрне югары технологияле тормыш биләп алу сәбәпле, театрга караш үзгәрде. Яшьләрне гаджет, компьютер, интернет челтәрләре чолгап алды да, күп нәрсәдән читләтте. Ә бәлки, сәбәп башкададыр? Мәсәлән, мин үзем Уфаның барлык театрларына да йөрергә тырышам. Әйе, һәр театрның — үз репертуары, үз тамашачысы. Мин хәтта болай дияр идем: театрның дәрәҗәсен аның фойесына кергәч тә танып, белеп була. Кайсыдыр театрга зыялылар гына йөри, икенчеләренә исә өлкән яшьтәгеләр, өченчеләренә яшьләр генә, яисә төрле катлам кешеләре. Бу — минем шәхси фикер.
Мин театрны яратам, спектакльләргә йөрим. Ә менә яшьтәшләрем минем фикердәш була аламы? Шушы сорауга җавап эзләп, алар арасында зур булмаган сораштыру үткәрдем.
“Театрга йөрисеңме?” — дигән беренче соравыма барысы да “Әйе”, дип җавап бирде. “Еш йөрисеңме?” — дигәч, җавап бирер алдыннан уйландылар һәм күпчелек елына бер тапкыр баралсак — яхшы, диде. Өченче сорау: “Театрда комедия карыйсызмы, әллә инде драма, трагедияме?” Ун кешенең бары тик икесе генә драматик әсәр карарга риза булуын белдерде.
Киләсе соравым: “Ни сәбәпле еш йөрмисең?” Җавап: “Театрга бару — ул рәсми чара. Анда урамда йөргәндә очраклы рәвештә кафега яки кинога кергән кебек кенә кереп булмый. Мәсәлән, джинсы чалбар киеп театрга бару — ул үз-үзеңне начар яктан күрсәтү”. “Театрларның репертуарын күзәтеп барасызмы?” 10 кешенең дә җавабы бер төрле булды: “Киноиндустриягә караганда, театрларның рекламасы аксый. Моның өчен аларга тырышыбрак эшләргә кирәк”.
Яшьтәшләремнең тагы бер әйтер сүзе бар: заманча караш кертәбез, дип, классик әсәрләргә бик күп яңалыклар өстиләр. Кайвакыт сәхнәдәге тамаша автор язган әсәрдән танымаслык булып үзгәрә һәм тискәре фикер тудыра.
Шушы җаваплардан чыгып, берникадәр нәтиҗә ясарга буладыр. Димәк, кайчандыр халык белән театр арасын бәйләгән нечкә, өрфиядәй җепләрнең берсе өзелгән. Кем гаепле? Җавап табу катлаулы һәм моңа ачыклыкны еллар үткәч, тарих үзе кертер, дип уйлыйм.
Һәр чорның үз геройлары, үз кайгы-хәсрәтләре, шатлыклары булуга карамастан, мин яшьтәшләремнең дә театрга күпләп йөри башлаячагына ышанам. Юкка гына бөек шагыйребез Габдулла Тукай: “Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр, күңелдә йоклаган дәртне уятыр. Театр — яктылыкка, нурга илтә, кире юлга җибәрми, уңга илтә” димәгән бит.
Кадрия ИСЛАМОВА,
БДУның фәлсәфә һәм социология факультеты студенты.