+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
13 гыйнвар 2020, 06:30

Хәмдүнә Тимергалиева: "Илһам абый миңа тәкъдим ясаган иде..."

ТНВ каналында чыгучы «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында Зәмирә Рәҗәповага татарның танылган шәхесләре эчләрен бушата, серләрен ача.

ТНВ каналында чыгучы «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында Зәмирә Рәҗәповага татарның танылган шәхесләре эчләрен бушата, серләрен ача.
Бу атнада тапшыруның кунагы Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева булды. Хәмдүнә апа бик күп серләрен сөйләде. Шуларның берсе – Илһам Шакиров белән мөнәсәбәтләре турында "Матбугат.ру" язган.
“Илһам абый мине бик яратты” , - диде Хәмдүнә Тимергалиева тапшыру барышында. Бу сүзне ул берничә тапкыр кабатлады. Аннан соң болай диде: “Моны яшерүдән мәгънә юк, чөнки моны белүчеләр бар: Илһам Шакиров миңа тәкъдим ясаган иде”. Әмма Хәмдүнә апа тәкъдимне кире каккан. “Мин бит яшь, ә син инде карт, Илһам абый” дигән.
Мондый җавапка тагын бер сәбәп – Хәмдүнә Тимергалиеваның бу вакытта яраткан кешесе була. Тик, кызганыч, ул кеше белән дә ул бәхетле була алмаган. “Илһам абый белән пар булсак, нинди матур гаилә булган булыр идек”, - ди Хәмдүнә апа.
Фото: Интертат.
Читайте нас