+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
13 гыйнвар 2020, 06:35

Зөлфәт Салаватка нәрсә бүләк иткән?

Зөлфәт Зиннуров Салаватның туган көнендә булган.

Зөлфәт Зиннуров Салаватның туган көнендә булган.
"Абзыйның туган көне шәп үтте! Чөнки шәп кешеләр җыелган иде. Нәрсә бүләк итәргә дип аптырап йөрдем башта, аннан, «үз кулларың белән эшләнгән бүләк — иң яхшы бүләк, дигәнне истә тотып, үзем җыйган каен себеркесе һәм каен суы бүләк иттем", - дип язган ул.
Кыш уртасында каен суының каян килүе инстачыларны да кызыксындырган. «Каен суы дигәне чынлап та каен суы идеме, әллә берәр аппарат аша чыгарып әзерләнгән продукт идеме?», «Кызыктырдыгыз, каен суын ничек сакларга, язып җибәрә алмассыз микән», «Уйлаган идем, Зөлфәт мөгез чыгармый калмас әле дип. Беркем алып килеп бирә алмаган бүләк тоткан!!! Хуш исле, җәй исе килеп торганын», дигән комментарийлар калдырганнар.
Аларны "Интертат" укыган. Халык бәйрәмнән видеолар белән уртаклашкан өчен Зөлфәткә рәхмәт әйткән, Салаватка матур теләкләр язып калдырган. "Менә артист халкының шулай бергә дус булуларын күрү бигрәк күңелле. Алайса һаман бер-берсеннән җыр урлаганнар дип, елашып, талашып йөргәннәрен генә күрсәтәләр".
Фото: Интертат.
Читайте нас